tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды
Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды

Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды

2023 елның 28-29 мартында Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Конкурс берничә этапта уздырыла. Йомгаклау этабының читтән торып катнашу турына муниципаль этап җиңүчеләреннән һәм призерларыннан 87 гариза кабул ителде. Алар Туган тел яки әдәбият дәресенең видеофрагментын һәм туган телләрне, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклауга юнәлдерелгән дәрестән тыш эшчәнлек проектын тәкъдим иттеләр.

Йомгаклау этабына 50 Туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән, 15 татар теле укытучысы, 9 рус теле укытучысы, 6 чуаш теле укытучысы, 5 мари теле укытучысы, 2 удмурт теле укытучысы, 1 мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 12 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның 29 мартында «Хөррият» кафесында Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич, ТР Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре катнашында узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*