“Татар кызы” халыкара бәйгесе үткәнгә дә шактый вакыт узды. Татар сылулары да үз төбәкләренә кайтып китте. Милләтнең йөзе итеп сайланган кызларның берничәсе белән элемтәгә кереп, әңгәмә кордык. “Иң нурлы кыз” номинациясендә җиңгән Әлмира Таҗетдинова “Татар кызы” конкурсыннан соң тормышы турында сөйләде.
Әлмира бәйгедә Екатеринбург шәһәре данын яклап чыгыш ясады. Кыз тумышы белән Свердловск өлкәcенең Красноуфимск районы Рахманкул авылыннан. Хәзер ул – Урал дәүләт медицина университетының 3 курс студенты. Табиб-роспотребнадзор һөнәрен үзләштерә. Башка шөгыльләре дә күп. Балачактан әбисе ыргак белән бәйләргә өйрәткән. “Әбием өйрәткән һөнәрне әлегәчә ташламыйм”, – ди кыз. Курайда, гитарада уйный белә. Кыскасы, җитмеш төрле һөнәр дә аз Әлмирага.
– Конкурстан соң тормышың үзгәрдеме?
– “Татар кызы” бәйгесе, чыннан да, тормышымны яхшы якка үзгәртте. Мин хәзер дөньяга башкача карыйм, уйларым да үзгәрде. Иң куандырганы – татар телендә яхшырак сөйләшәм. Үзебезнең төбәктә тел җирле сөйләм бит, диалект сүзләр бик күп. Конкурс тәмамланса да, татар кызы булудан туктамыйм. Минем зур миссиям – “Татар кызы” бәйгесен үз шәһәремдә уздыру. Киләчәккә уй-хыяллар, планнар күп, максатка ирешергә язсын иде.
– “Татар кызы”нда алган белемнәрне үз төбәгеңдә кулланасыңмы?
– Мин “Яшен” татар яшьләре оешмасында актив катнашам. Оешма вәкилләре белән төрле чаралар үткәрәбез, балалар белән уйныйбыз, татар телен, мәдәниятен алга сөрәбез.
– Финалга чыккан башка кызлар белән элемтәдә торасыңмы?
– Әлбәттә! Кызларымны бик яратам, “ВКонтакте”да, “Инстаграм”да барысы да бар, бер-беребезне карап, кызыксынып, язышып торабыз. Илнара Надыйрова белән көн саен аралашабыз. Үзенә – Оренбургка кунакка дәшә әле. Барырга уйлап торам. Кызлар белән әле күрешербез дип ышанам. Ижауга да барырбыз, яңа “Татар кызы” катнашучылары өчен җан атарбыз.
– Конкурс барышында сез шактый күп җирләрдә булдыгыз, шәхесләр белән очраштыгыз. Шулай да, нинди көн хәтереңдә ныграк уелып калды?
– Бәйгедәге һәр көн кадерле иде. Ә иң истә калганы – Камал театрына экскурсия булды. Аны актер Фәнис абый Җиһаншин алып барды. Ул театр турында сөйләде, сәхнә артын күрсәтте, күп серләрне ачты. Үз бәхетемә үзем ышанмаган идем ул чакта! Камал театрындагы декорацияләрне тотып еладым хәтта. Экскурсиядән соң, кызлар белән түгәрәккә басып, “Туган тел” җырын башкардык. Җырлаганда еладык.
– Татар кызына гына хас өч сыйфатны әйт әле.
– Татар кызы сөйкемле, сәләтле һәм матур булырга тиеш.
– Тормышта татарча сөйләшәсеңме, әллә урыс теле күбрәк кулланыламы?
– Мин – авыл кызы, хәзер Екатеринбургта яшим. Шәһәрдә булгач, урыс телендә күбрәк сөйләшәбез, әлбәттә. Гаиләдә татарча, башка вакытта ничек туры килә, төрлечә була инде. Әти-әниемә рәхмәт. Алар кечкенәдән үк абый белән мине татар телен белсеннәр дип тәрбияләделәр, татарча концертларга йөрттеләр.
– Татар хатын-кызлары арасыннан кемне үзең өчен үрнәк дип саныйсың?
– Җырчы Гүзәл Уразованы бик яратам. Аның җырларында үстем дияргә була. Авыл мәдәният йортында Гүзәл Уразова репертуарыннан җырлар башкарганым исемдә. Ул сәләтле, уңган, матур хатын-кыз. Гел елмаеп кына тора, халык та аны үз итә, гаиләсе дә күркәм.
– Көнеңне нинди сүзләр белән башлыйсың?
– Һәр көнне могҗиза кебек каршы ал – бу минем тормыш шигарем.