Күптән түгел тамырлары белән Нижгар якларыннан булган бер төркем татар егетләре һәм кызлары редакциядә кунакта булды. Редакциябезнең тарихы, бүгенге тормышы, эшчәнлеге белән танышу белән беррәттән, бу көнне яшьләр Мәдәнә музеенда, Куйсуы Садек абзый йортында, Чүмбәли искелекләрендә һәм туган ягыбызның башка истәлекле урыннарында да булдылар.
Әлеге егет-кызлар белән тәмле чәйләр эчеп, берничә сәгать дәвамында җылы аралашу нәтиҗәсендә, аларның чын мәгънәдә татар булулары белән горурланулары сизелде. Әйе, горурланырлык шул – Тукае, Җәлиле, Алишы, Кәриме һәм башка бөек шәхесләре булган горур милләт егет-кызлары бит алар.
Әйтергә кирәк, һәркайсы, хәтта кайберләренең әти-әниләре дә шәһәрдә туган булсалар да, гаиләләрендә үзара бары тик татар телендә генә аралашалар.
Рөстәм Шакеровның ыруг тамырлары Мәдәнә,Рбишча, Өчкүл авылларына барып тоташа. Кече яшьтән үк шунда әби-бабасы кул астында татар телен, милли гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсә. Мәскәү дәүләт юридик университетын тәмамлап, бүген шунда үзе дә студентларга белем бирә. Актив пoзицияле егет Мәскәү татарлары автономиясе әгъзасы, Яшьләр советы рәисенең беренче урынбасары да.
Камил Сафин ун елга якын инде Нижгар татарлары генеологиясен өйрәнү белән шөгыльләнә, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан татар авыллары тарихын архив документлары аша өйрәнә. Тамырлары белән ул Куйсуы-Чүмбәли авылларыннан.
Динара Садекова иҗади җанлы кыз, татар әдәбиятын ярата. Мәскәү мәдәни үзәгендә төрле әдәби кичәләр оештыруы белән дә күпләргә таныш ул. Кече яшьтән Динара әби-бабасы нигезенә кайтып йөрергә ярата (Татар Моклокасы-Чүмбәли), шунда үзендә татар китапларын, моңлы татар җырларына мәхәббәт хисләренә нигез салынгандыр дип саный.
Тамырлары белән Печә-Чүмбәли авылларыннан булган Руслан Камаев бүгенге көндә Мәскәү дәүләт университетының соңгы курс студенты. Кече яшьтән астрономия белән кызыксына, бу өлкәдә төрле дәрәҗәдәге фәнни олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Бүген шул юнәлештә яшь буынга мәктәптә белем бирә. Шулай ук күп еллар инде Нижгар татарлары генеологиясен, тарихын өйрәнү белән актив шөгыльләнә.
Аның туганы Алсу Ахметдинова белгечлеге буенча халыкара тарихчы. Күптән түгел Мәскәү мәдәният үзәгендә уңышлы эшләп килгән “Ильдан” бию төркеме составында шөгыльләнә башлаган.
Дина Беляева даими рәвештә зур бер оешмада финаслар контролеры булып хезмәт итә. Тамырлары белән Сафаҗай авылыннан, ул да шулай ук генеология темасын өйрәнүгә көчен юнәлтә.
Башкалабызның төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар Нижгар ягын сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр.
– Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере, диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Без үткән буын каршында бурычлы һәм алар тапшырган эстафетаны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиешбез.
Үз алдыңа максат куеп, милләтеңнең киләчәге өчен борчылып яшәгәндә, алга омтылганада, башкаларны да үз артыңнан ияртеп, дөрес юлдан алып барганда һәр эш көткән нәтиҗәне бирер. Без яшь әле дип, кул кушырып утырсак, киләчәк буыннарга бездән ни калыр сон?
Шуны нигез итеп алып, 2018 елда оештырылган «Нижгарфорум»да актив катнаштык. Аллаһы бирсә һәм пандемия сәбәпле кертелгән чикләнүләр комачауламаса, быелгысын Мәскәүдә ноябрь аенда уздырырга планлаштырабыз.
Без – бер милләт халыклары, Нижгар татарлары тупланып, бергә-бергә матур эшләр башкарганда, телебезне яратканда, шул телдә камил аралашканда гына уңышка ирешербез, – дип уртаклашты мәскәүле Нижгар татар яшьләре.
Билгеле, бездән соң килгән буынга мирас булып тел калыр. Ә тел ул – тарих. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк һәм бу хак сүзләр. Телебез язмышы – ул безнең үткәнебез дә, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез дә. Ә киләчәк матур булсын дисәк, туган телебезне саклыйк, яклыйк һәм яратыйк, аның милләтпәвәре булыйк.
Рөстәм, Динара, Камил, Руслан, Алсу, Дина кебек милли җанлы яшьләр барда милләтебез киләчәге өметле. Башлаган эшегезне ахырына кадәр, кыю адымнар белән алга алып барыгыз, телебезне, милләтебезне, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны барлагыз, аларны саклап калу юнәлешендә башлаган эшләрегезне дәвам итегез.
Румия ХАМЗИНА
“Туган як” газетасы