Бүген, 26 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында туган як тарихына багышланган басмаларның презентациясе булачак.
Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада
«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китаплары тәкъдим ителәчәк.
«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабында Татарстанның Саба һәм Теләче районнарындагы авылларның, аеруча иң борынгыларының берсе булган Сатыш авылының тарихы, аның халкының гореф-гадәтләре, ачы язмышлары һәм казанышлары сурәтләнә. Язмалар бай тарихи чыганакларга һәм дәлилләргә нигезләнгән һәм шуның белән фәнни ачышларга дәгъва белдерә.
«Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы Татарстанның Кайбыч районында гомер итүче керәшен татарлары тормышын чагылдыра. Китапта шактый тарихи рәсми документлар бирелә.