tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Туган як” журналының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар
Бөтендөнья татар конгрессында “Туган як” журналының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә  ясадылар

Бөтендөнья татар конгрессында “Туган як” журналының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Туган як” журналының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, басманың редколлегия әгъзалары, галимнәр катнашты.

Васил Шәйхразыев утырышта катнашучыларны сәламләде, “Туган як” журналының халкыбыз тарихын барлауда, сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең язмышын ачыклауда, аларның үзләре яшәгән төбәкләрдә тоткан роле хакында башкаларга да җиткерүдә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

“Туган як” журналы баш мөхәррире, тарихчы Дамир Исхаков 2024 нче елда башкарылган эшләргә хисап тотты. ” Ел дәвамында редакция белән 11 фән докторы, 20 фән кандидаты, шулай ук язучылар, төбәкчеләр, журналистлар, оешма җитәкчеләре хезмәттәшлек итте. Россия төбәкләреннән иң күп мәкалә авторлары Төмән өлкәсеннән. Чит илләрдәге авторлар белән хезмәттәшлек итү бик авырайды. Әлегә бердәнбер уңышлы эшчәнлек Казахстан белән. Безгә Урта Азия илләре белән төбәкчелек юнәлеше буенча элемтәләрне көчәйтергә кирәк,”- диде баш мөхәррир.

“Туган як” журналы 2017 нче елдан бирле нәшер ителә. Ул татар халкының язмышы белән кызыксынучылар өчен хәзерге вакытта күп кенә сорауларга җавап табарга, тарихи аң формалаштыруда ярдәм итүче басма. Тик журналның киләчәге ничек булыр? Дамир Исхаков төбәк тарихчылары арасында яшьләрнең бик аз булуын әйтә. ” Соңгы вакытта журналга килә торган материалларның да агымы кимеде. Бу һәр басмада да була торган проблема. Чөнки без хәзер өстә булган каймакны җыеп алдык. Алга таба авторларга кытлык бар. Минем белән эшли торган апа-абыйлар инде олыгайды. Безгә яшь авторларны табарга кирәк. Төбәкчеләр арасында яшьләрнең аз булуы проблема. Бу өлкәдә безгә җирле оешмалар белән бергә эшләргә кирәк. Үземә алмаш мәсьәләсе хакында да уйлыйм,” -диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров яшь төбәкчеләр проблемасына үз фикерен җиткерде. “Бүген кемнәр килер икән дип утырырга ярамый. Бу юнәлештә яшьләр шактый. Ләкин алар бүгенге төбәк тарихын өйрәнүчеләр җитәкчелегендә барган процесска кушылалармы, юкмы? Анысы сорау. “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр” җәмгыяте заманында киң колачлырак, гомумтатар җәмгыяте итү максаты белән оештырылган иде. Журналның да максаты – төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең башка җирлектә бастыра алмаган хезмәтләрен дә биредә чыгарып киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Ә бездә әлегә төбәкчеләрнең үз агымы белән барган очраклар шактый,”-диде ул.

Редколлегия әгъзалары да журнал эшчәнлеген киләчәктә яхшырту максатыннан үз фикерләрен җиткерде. Мисал өчен, филология фәннәре докторы Олег Хисамов төбәк тарихы белән кызыксынучы яшьләрне төрле конкурслар уздырып барларга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов журналның өчтән бер өлеше булса да фәнни публикацияләрдән торырга тиеш дип саный. “Бу журналның эшчәнлеген үстерү өчен дә мөһим, фәнни хезмәткәрләр дә күбрәк тартылачак. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен методик нигез дә булырга тиеш,” – ди.

“Туган як” газетасының хәзерге вакытта 3 мең 769 язылучысы бар. Бер ел эчендә генә дә 187 мәкалә бастырылган. Шулай ук үз сайты, ютуб-каналы эшләп килә. Киләчәктә интернет челтәрләрендәге эшчәнлекләрен дә җәелдерергә планлаштыралар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*