7 декабрь көнне өлкә “Туган як” газетасы үзенең 34 еллыгын билгеләп үтте. Ул 1990 елда бер төркем татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән чыга башлаган һәм аның беренче саны нәкъ 7 декабрь көнне басылган. Редактор итеп газетаны гамәлгә куюда иң зур тырышлык күрсәткән Рифат абый Ибраһимов билгеләнә һәм берничә ел аны җитәкли. Аннары ике дистә елга якын редактор вазифасын Рәүф абый Абдуллин башкарды. Кызганычка, икесе дә вафат инде, урыннары оҗмахта булсын. Ә инде соңгы 12 ел дәвамында өлкәдәге бердәнбер милли басманы Олег Әндәрҗанов уңышлы җитәкли. Һәр редактор газета үсешенә үзенең өлешен кертте. Олег Хөсәин улы җитәкчелек иткән чорда да газета уңай якка зур үзгәрешләр кичерде – ул 8 биттән 12 биткә хәтле артты һәм төсле булып чыга башлады. Аллаһы боерса, киләсе елга юбилеебызны билгеләп үтәрбез, ә быел, юбилейлы елга аяк баскач, берничә меценат – Ирфан Шаипов (Кочко-Пожар), Фаил Арифуллин (Шөбиле), Ринат Мангушев (Камка) һәм Ханиф Азымов (Грибан) “Туган як”ның туган көне уңаеннан бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Ул якшәмбе көнне, 15 декабрьдә, Кочко-Пожар мәдәният йортында аншлаг белән үтте. Анда билгеле якташ артистларыбыз, яшь талантлар һәм Казан кунаклары катнашты.
Концертны Татарстанның атка-занган мәдәният хезмәткәре Дамир Фейсханов, талантлы автор-башкаручы Илдус Харрясов һәм күп санлы конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты Марат Муллин күңелле такмаклар, безнеңчә әйткәндә, авыл көйләре белән башлап җибәрде. Биредә узган бик күп ча-раларның, шулай ук татар радиосында “Бүләккә җыр” тапшыруының алып баручысы Альбина Әндәрҗанова җылы сәламләп, котлау өчен сүзне Сергач, Спас һәм Кнәген округлары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдиновка, Кочко-Пожар территориаль бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдуллинга бирде. Шулай ук яңа гына вазифага керешкән Камка территориаль бүлеге җитәкчесе Хайдәр Какушкин да “Туган як”ны, коллективны котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды.
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды һәм яңа гына сәхнәгә аяк басып килүче яшь, талантлы Кочко-Пожар кызы Лиана Сулиманова (Шаипова)ның чыгышына тамашачы кайнар алкышлады.
Бу концертны оештыруның төп инициаторы булып Дамир Фейсханов чыга һәм аның идеясен Сергач татарлары лидеры, округ депутатлар Советы депутаты Ирфан Шаипов күтәреп ала. Һәм бу концертта Дамир, Марат, Илдус бик күп җырлары белән тамашачыны сөендерде. Шулай ук Уразавылдан Марат Хөсәенов чыгыш ясады. Көтелмәгән сюрприз да булды – Кочко-Пожар мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләгән, күптән түгел махсус хәрби операциядә катнашу теләге белдереп, әлегә Мулинода өйрәнүләрдә булган Рамил Хөсәенов ике җыр башкарды һәм концерт тәмамлануга кайтып та китте. Танылган һәвәскәр башкаручы Рифат Ильясов та махсус башкаладан кайткан иде.
Ә махсус кунак итеп оештыручылар Татарстанның атказанган артисты, популяр, талантлы җырчы Чулпан Йосыпованы чакырган һәм аның һәр чыгышы кайнар алкышларга күмелде. Залга төшеп, халык белән дә җырлады, календарьләрен дә бүләк итте, социаль челтәрләрдәге күп санлы сторизларына да “бик рәхәт булды сезнең белән” дип язып куйган. Әлбәттә, редакция коллективы бу көнне игътибар үзәгендә бул-ды, безнең, иҗат җимешебез бул-ган “Туган як”ыбызның исеменә күп матур сүзләр, рәхмәтләр әйтелде.
Альбина исем-вазифаларыбызны атап, сәхнәгә чакыргач, Олег Хөсәинович һәрберебезгә аерым җылы сүзләр әйтте, ә шушы юллар авторына Кави Нәҗми исемендәге публицистик премия Дипломын бүләк итте. Чәчәксез бәйрәм булмый бит инде, коллективта хезмәт итүче хатын-кызларга матур гөлләмәләр тапшырылды.
“Туган як” редакциясе гамәлгә куйган “Ел кешесе” исеменә 2024 ел нәтиҗәләре буенча Ирфан Шаипов лаек булды һәм Олег Хөсәинович аңа Диплом белән традицион бүләк – түбәтәй тапшырды. Ирфан Таһирович, үз чиратында, Сергач округы башлыгы Олег Радаев һәм депутатлар Советы рәисе Равил Мангушевның котлауларын җиткереп, бик шәп яңалык әйтте – киләсе елга кабат Кочко-По-жарда узачак округ сабан туе “Туган як”ның 35 еллыгына багышланыр, бу карарны округ җитәкчесе белән сөйләшеп кабул иткәннәр. Әлеге яңалыкны тамашачы кайнар алкышлар белән кабул итте.
Өч сәгатькә якын барган кичә-концерт бер матур мизгел кебек узып китте һәм Дамир, Марат, Илдус башкаруындагы “Туган як”ка багышланган җыр белән тәмамланды.
Оештыручыларга – шундый матур кичә бүләк иткән, тамашачычыларга залны тутырып килгән өчен чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Өлкә татарлары тормышын киң яктыртучы бердәнбер милли басмадан аерылмагыз, дуслар, бергә булыйк, юбилейны бергәләп каршы алыйк!
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы