tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган як»та кунакта
«Туган як»та кунакта

«Туган як»та кунакта

Узган атнада Сергач округы Кочко-Пожар авылындаике мөһим чара – өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” бәйгесе гөрләп узды. Шуларның шаһитлары булу теләге белән безнең Дзержинск татарлары делегациясе дә таңнан автобуска утырып юлга чыкты.

Белгәнебезчә, төбәгебездә татар телендә чыгучы “Туган як” газетасы редакциясе дә Сергачта урнашкан, шуңа юл уңаеннан аны да читләп үтмәскә булдык, чөнки һәрбер кешедә бер генә тапкыр булса да: “Газета ничек бастырыла? Редакциядә эш ничек алыпбарыла?дигән сораулар туганы бардыр. Шушы сорауларга җавап табар өчен, без «Туган як» газетасы редакциясендә кунакта булдык.

Вакытлары шактый тыгыз булуга карамастан, милли басманың баш редакторы Олег Әндәрҗанов җитәкчелегендәге редакция коллективы безне бик җылы, татар халкына хас булганча, чәй табыны корыпкаршы алды. Моның өчен аерым рәхмәт.

Редакциянең төп максаты – атна саен милләттәшләребезгә төбәктә булган яңалыкларны җиткерү генә түгел, туган телебезне саклап калу һәм үстерү. Олег Хөсәин улы безне «Туган як»ның барлыкка килү тарихы, беренче редакторлары, проектлары белән таныштырды, газетаның ничек бастырылуы һәм халыкка таратылуы турында да аңлатып үтте, редакция буенча экскурсия уздырды. Без анда эшләгән хезмәткәрләр, аларның профессия үзенчәлекләре, материал чыгару серләре, сайт һәм социаль челтәрләрен алып барулары турында бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңладык.

Тулаем алганда, бу очрашудан без үзебезгә бик күп яңа мәгълүмат алдык. “Туган як” газетасы безгә килеп җиткәнче, аны дөньяга тудыру өчен күпме хезмәт куелганын һәм никадәр кеше аның өстендә эшләгәнен белеп, шул ук вакытта иҗат итәргә һәм газета белән хезмәттәшлекне өзмәскә кирәк дигән максат белән сәфәребезне дәвам иттек.

Хәзер менә, Аллаһы боерса, якын арада җирле татар автономиясе каршында оештырылган татар теле дәресләрен үзләштерүче балаларны да редакцияэшчәнлеге белән таныштыру теләге уянды.

Зөһрә АБДУЛИНА, җирле татар автономиясе рәисе урынбасары.

Дзержинск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*