tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган җиргә, гаиләгә һәм игелек кылуга багышланган язмыш
Туган җиргә, гаиләгә һәм игелек кылуга багышланган язмыш

Туган җиргә, гаиләгә һәм игелек кылуга багышланган язмыш

Зур булмаган, әмма уңайлы һәм гүзәл табигатьле Яңа Каразирек авылында олпат яшьтәге Рәшидун Хәбибулла улы Вәлиев гомер кичерә. Күтән түгел ул үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бар  гомерен туган ягына багышлаган бу кеше чын-чынлап авыл горурлыгына һәм үрнәгенә әверелгән.  Рәшидун Хәбибулла улы  балачактан ук авыл хуҗалыгында мәшгуль булган, хезмәт бәясен яхшы белгән. Җир нәкъ менә аның кебек кешеләргә – тыйнак хезмәт ияләренә таяна. Үз төбәген яраткан һәм бөтен көчен аңа бирергә әзер торган кешеләргә…

Рәшидун ага тормыш иптәше Асия Вәлиева белән бәхетле озын гомер кичерә, алтын туйларын да билгели алар.  57 ел бергә янәшә атлыйлар! Асия апа, алдынгы сыер савучы буларак, шулай ук бар яшәешен туган авылына багышлый. Авылдашлары  әле дә матур парны хөрмәтләп искә төшерәләр: хезмәт сөючән, кешелекле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер икәнлекләрен ассызыклыйлар. “Алар хәтта чегәннәргә дә үзләрендә кунарга рөхсәт итә иделәр”, дип, якташларының күңел киңлегенә сокланалар. Кызганычка каршы, 13 ел элек Асия апа вафат булган. Алар балаларына – ике улларына һәм өч кызларына яхшы  тәрбия бирә. Балалары дус һәм җавапчан булып үсә. Теләсә нинди хәлләрдә дә бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Бүген Рәшидун Хәбибулла улы кече улы Зәйтүн һәм аның балалары белән бергә яши. Олы оныклары инде укырга киткән, ә менә өч яшьтән бергәләп үстергән кечкенәләре  Рәйлә алар белән төп йортта. Эш шунда, улы өч баласы белән туган йортка кайтканда, Райләгә нибары өч яшь була. Толымнарын үрүне кызчык бары тик игелекле бабасы Рәшидунга гына ышанып тапшыра.  Оныгың теләсә, беркая да китә алмыйсың –  балалар бакчасына барыр алдыннан бабай кеше кызчыкның чәчләрен үрә… Хәзер инде Райләгә 16 яшь. Зур -тату гаилә яшәгән йортны Рәшидун Хәбибулла улы  үзе салган. Төзелешме, балык тотумы, куян һәм ондатрадан кышкы бүрекләр тегүме –  бернинди эштән дә баш тартмый, барысын да күңел биреп, яратып эшли. Бернигә дә карамастан, һәммәсе белән тату яшәү сәләте – күпләр ия булмаган тормыш бүләге ул.  Вәлиевларга бу яктан чын-чынлап көнләшергә, сокланырга  мөмкин. Туган йортка  барча туганнары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары бик теләп кайта. Монда алар иминлек, тынычлык һәм яхшы мөнәсәбәт таба. Рәшидун Вәлиев күзләрендә йөрәкләрне җылытырлык миһербанлык чаткылары чагыла… Бүгенге көндә Рәшидун Хәбибулла улының балалары төрле җирдә – Яр Чаллыда, Урыссуда гомер кичерә. Әмма  бәйрәмнәрдә мотлак ата йортына җыелалар, бөтен эшләрне дә күмәкләп  башкаралар.  Хатирәләргә биреләләр: әтиләре җиләк җыю буенча чемпион да бит әле, тирә-яктагы бөтен җиләк-җимешле урыннарны белә һәм  гаҗәеп тизлек белән җыя!

Хөрмәтле юбилярны район башлыгы исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов да килде. Ул Рәшидун Хәбибулла улына  фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр, котлау адресы тапшырды. Шатлыклы хисләр кичергән бәйрәм сәбәпчесе  үз чиратында барча теләк-тәбрикләүләр өчен рәхмәтләрен җиткезде. Рәшидун Вәлиев горурланырга хаклы –  лаеклы балалар һәм оныклар үстергән, 7 онык һәм 9 оныкчыкка ия булган ир асылы ул. Үзеннән соң яхшы хатирәләр калдырып, варислары йөрәгендә яшәвен дәвам итәчәк чын Кеше үрнәге.

Юлия Дәүләтбаева

Чыганак: yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*