tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай иҗаты буенча бәйге
Тукай иҗаты буенча бәйге

Тукай иҗаты буенча бәйге

Габдулла Тукайга багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган чара Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә үтте.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова бәйрәм чарасы кунаклары игътибарына Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган презентация тәкъдим итте. Милли юнәлештә җиһазланган зал, Г.Тукайның китаплары күргәзмәсе, яңгыраган шигырьләр шигърият дөньясына, Г.Тукай яшәгән чорга сәяхәткә чакырды. Кунакларны чараны оештыручылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Шагыйрьнең иҗаты буенча викторина үткәрелде. Аннары укучылар арасында узган шигърият бәйгесендә катнашучылар Тукай шигырьләрен берсеннән-берсе оста сөйләделәр. Биредә төрле сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен яхшы белүләре белән тыңлаучыларны, жюри әгъзаларын таң калдырдылар. Шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп сөйләүчеләр Г.Тукай шигырьләрен яратып укуларын күрсәттеләр. 1-4 сыйныфлардан 1 урынга Алсу Айдуллина, 2 урынга Виолетта Захарова, 3 урынга Хәдидҗә Солтанова, 5-8 сыйныфлар арасында 1 урынга Азалия Айдуллина, 2 урынга Әминә Хөсәенова, 3 урынга Марьяна Швальб ия булдылар.

Тукай шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесендә 1 урынга Финат Талипов, 2 урынга Алинә Хәлилова, 3 урынга Самирә Речебакиева белән Алия Азисова чыктылар. Кул эшләре бәйгесендә Сабирә Әйтмәмәтова җиңү дипломы белән бүләкләнде.

Чарада катнашкан «Ак калфак» шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары Фәридә Локманова, Әминә Биктимирова мәктәп укучыларын котладылар. Айсылу ханым бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләре телебезнең матурлыгын, сафлыгын буыннан-буынга тапшыруын әйтеп, балаларга киләчәктә дә уңышлар теләде, җиңүчеләргә дипломнар, күчтәнәчләр тапшырды. Керәсе елда Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгедә тагын да күп катнашучы булыр дип ышаныч белдерде. Чараны оештыручы Банисә Ниязовага, мәктәп җитәкчесе Әлфия Петуховага рәхмәтләрен белдерде. Бәйгедә катнашучылар кунаклар белән бергә «Туган тел» җырын башкардылар. «Габдулла Тукай безнең яраткан шагыйребез, аның иҗаты татар халкының мәдәнияте, тарихы да булганын онытмагыз», – дип чараны йомгаклады Банисә Ниязова.

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: Тукай иҗаты бәйгесендә.

Чыганак: vk.com/janarishtymen

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*