Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы ел саен уздырыла торган өч көнлек күчмә утырышын быел Тукай районында үткәрде.
Телебезне, мәдәни мирасыбызны, милләтебезнең ул төбәккә генә хас йолаларын, гореф-гадәтләрен, шул якның күренекле шәхесләрен, авылларның тарихын һәм яшәешен өйрәнүгә багышланган сәяхәт гаять колачлы һәм гаҗәеп мәгънәле итеп әзерләнгән иде.
“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” исеме астында узган җыенга 7 чит илдән, Россиянең 18 төбәгеннән, республиканың 38 районыннан килгән 150дән артык ак калфаклы ханым, туташлар һәм шушы район тумасы – Салих-Тукай авылы кызы, Татарстанның халык артисты, мөгаллимә, яраткан җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиева, шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Камал театры артисты Дания Нуруллина, күренекле шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язучы, тарихи романнар авторы Марат Әмирханов өч көн буена өч төркемгә бүленеп, иртәннән башлап төнге берләргә кадәр программага кергән бар авылларны да йөреп чыктылар, андагы халык белән аралаштылар, ул авылларга хас сәхнәләштерелгән йолаларны карадылар, алар белән бергә уйнады, биеде, җырладылар.
Белүебезчә, Тукай районы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре чолганышында яши. Ә зур шәһәрләргә якын урында яшәгән халыкның яшәү рәвеше дә үзгәрәк була. Җитмәсә, халыкның да шактые әлеге шәһәрләргә йөреп эшли.
– Бер яктан, бу безнең өчен бераз катлаулылык тудырса, икенче яктан, аларның якын булуы – көндәлек керем дигән сүз, – дип сөенә район башлыгы Фаил Камаев. – Җитештерелгән көндәлек продукция: сөте, ите-мае, икмәге, яшелчә, җиләк-җимеш минуты-сәгате белән Чаллы халкына барып ирешә бит. Безнең район эре авыл хуҗалыгы кооперативлары, дистәләгән крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары булуы белән дә отышлы. Быел районда тагын 5 сөт комплексы төзелә.
Безгә дә Биклән авылында шәхси эшмәкәр Римма Крицкая, Бахчисарай, Иске Җирекле авылларында атлар үрчетүче, мөгезле эре терлек, Венгриядән кайтартылган көнгә 27шәр литр сөт бирүче токымлы таналар, тавыклар белән эш итүче Равил Миннехуҗин; бары тик үз гаиләсе – хатыны, улы-килене, оныклары белән генә бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, суган үстереп, аларны үзе сортларга аерып, юып, киптереп, 3-5-10 килолы итеп пакетларга тутыра торган, компьютерга көйләнгән супер технологик линиясе булган Минталип Миңнехановларның гаилә кооперативы белән танышып, тырышлыкларына сокланырга насыйп булды.
Биш төрле милләт халкы яшәүче иң зур авылларның берсе (3,5 меңгә якын кеше яши, һәм мондый авыллар районда берничә) Новотроицк авылы мәдәният йортын ремонттан соң тантаналы рәвештә ачкач һәм аның директоры Лилия Ситдыйковага 100 мең сумлык сертификат тапшырганнан соң, пленар утырышка махсус килгән Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, берничә ел элек кенә Чаллы шәһәре мэры булып эшләгән Васыйл Шәйхразиев бу якларның икътисади мөмкинлекләрен дә, социаль-мәдәни хәлен дә бик әйбәт белә. Шуңа да ул Тукай районы авылларының Фаил Камаев эшләгән ике елга якын арада танымаслык булып үзгәрүен, чистаруын, күп кенә мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, социаль объектларда капиталь ремонт үткәрелүен зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте. Һәм моның серен дә ачты: аккалфаклылар “гаепле” икән бит моңа. Чөнки шушындый ук өч көнлек күчмә утырыш 2016 елда Актанышта Фаил Камаев район башлыгы булып эшләгәндә узган, район объектлар яңартылу ягыннан да, рухи яктан да баеп калган иде.
– Чыннан да, сез – аккалфаклылар, идеяләре ташып торучы җитәкчегез Кадрия Идрисова җитәкчелегендә, җәмәгать тәртибендә эшләсәгез дә, милләтебезнең рухи байлыгын – телен, тарихын саклау, онытылып бара торган гореф-гадәтләрне, йолаларны табуда, кулланышка кертүдә зур эш башкарасыз, – диде ул. – Алга таба без сездән тагын да күбрәкне өмет итәбез. Телебезне саклаучылар – аналар һәм дәү әниләр бит!
Люция Фаршатова