tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай клубында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» китабы тәкъдим ителде
Тукай клубында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» китабы тәкъдим ителде

Тукай клубында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» китабы тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» дип аталган яңа китабы басылып чыкты. Бу китап классик әдип, Башкортстанның күренекле язучысы Мостай Кәримнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

«Мостай Кәримнең туй табынында «Минем турында соңгы китапны Нәзифә язачак» дип әйтүе мине бу китапны язарга әйдәп торса да, язарга тотыну өчен Ркаил Зәйдулла этәргеч бирде. Мин аны Мостай Кәримнең 100 еллыгына яза алмасам да, 105 еллыгына өлгерттем», диде легендар шәхеснең килене булып торган татар журналисты һәм язучысы Нәзифә Кәримова Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында үткән китапны тәкъдим итү кичәсендә.

Кичәнең зур бер өлешен аксакал язучылар Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Рабит Батулланың Мостай Кәрим турында истәлекләре алып торса, җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова, Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева Нәзифә Кәримованың үзе турында сөйләделәр.

Кичәнең музыкаль өлешен җырчы Айдар Габдинов һәм Татарстан башкортлары җәмгыяте тәэмин итте. Китаптан берничә өзекне, шул исәптән, Мостай Кәримнең Казан турында шигырен Казан театр училищесы студентлары укыды.

Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» әсәре башта «Казан утлары» журналында басылып чыккан, аннары аны Татарстанның халык язучысы Газинур Морат китап итеп әзерләгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*