Бездә Тукайдан да күбрәк өйрәнелгән шагыйрь юктыр, мөгаен. Әмма узган җомга көнне мәшһүребезнең башкалабыздагы әдәби музеенда уздырылган “Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” эшчәнлегендә катнашкач, әле күп нәрсәне белмибез икән дигән тәэсир калды.
Сер түгел, совет заманында мәктәпләрдә шагыйрьне социал-демократ, революция җырчысы итеп күрсәтергә тырышалар иде. Хәтта Җаекта яшәгән вакытында большевиклар бастырган листовкаларны таратып йөрде дип тә язучылар булды. “Рәфыйк Нәфыйков жандармерия архивларыннан Тукай турында мәгълүматлар эзләп караган. Тик бернәрсә дә таба алмаган”, – дип белдерде бу уңайдан сөйләшүдә катнашкан тарихчы Азат Ахунов. Тукайны ислам динен, муллаларны тәнкыйть итүче, атеист дип күрсәтү омтылышлары да яхшы мәгълүм. Совет заманында “дога”, “Ходам“ сүзләре кергән өчен “И туган тел” җырындагы соңгы дүртенче куплетны төшереп бастырулары, җырлаганда телгә алдырмаулары – шуның нәтиҗәсе иде.
Әйе, Тукай социалистик идеяләр белән мавыгып алган, урыс әдәбиятына мөкиббән киткән мәлләре булган. Тик моңа карап кына аны тар кысаларга кертмәскә, татар халкының язмышы белән тыгыз бәйләнгән, милли мәнфәгатьләребезне тирән чагылдырган киң кырлы шәхес итеп күрсәтергә кирәк. “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашучыларның уртак фикере шушы булды.
– XX гасырда әдипкә багышлап биш йөзләп поэма язылса да, драматурглар, прозаиклар Тукай турында язарга, аның образын тудырырга курка. Ибраһим Нуруллинның “Күренекле кешеләр тормышы” сериясендә чыккан хезмәтен исәпкә алмаганда, аның турында саллы монографияләр дә юк. Бервакыт Рабит Батулла, шагыйрь турында җиде пьеса барлыгын искәртеп, театрларыбызга шул нигездә куелган спектакльләрне атна дәвамында җәмәгатьчелеккә күрсәтүне оештырырга тәкъдим иткән иде. Ни кызганыч, моны күтәреп алучы булмады. Совет чорындагыча сурәтләүдән китәргә теләү омтылышы яхшы. Хәзер язучыларыбыз алдында шагыйрьне бүген аңлаганча, кабул иткәнчә, бөтен барлыгы – уңай һәм тискәре сыйфатлары белән тасвирлау бурычы тора. Әле күптән түгел генә “Казан утлары” журналында бер роман укыдым. Буш ул. Чөнки анда кичерешләр юк. Тирән катламнарга төшмичә, укымыйча-эзләнмичә, кичерешләрен чагылдырмыйча язу дөрес түгел. Тукайны шулай сурәтләүләреннән куркам, – ди әнә тәнкыйтьче галим Әлфәт Закирҗанов.
Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова чыгышы да бик гыйбрәтле. “Без Тукайны фаҗигале шәхес булган дип аңлатабыз. Элек аның балачагына аерым экспозиция багышлана иде. Без шулай кызгандырып сөйләгәнбездерме, Казанга килгән туристлар аны ниндидер бер мескен кеше булган икән дип кабул итә иде. Хәтта кайберәүләр, нишләп татар халкы үз баласын шулай ташлаган, кулдан кулга йөрткән, дип сорау бирде. Шуның өчен хәзер аны бер гаилә генә түгел, халык тәрбияләп үстергәнгә басым ясыйбыз. Шагыйрь үзе дә бит соңрак, маңгаемнан сыйпап үстерде милләтем, дип язган”, – дип сөйләде ул. Аңлашыла ки, совет заманында Тукайны мескен, изелгән халыкның вәкиле булган, юксылларның кайгы-хәсрәтен җырлаган дип бәяләү өстенлек итте. “Хикмәт анда гына да түгел. Халык фаҗигале язмышларны ярата, шагыйрьнең иртә үлеме, Зәйтүнәгә булган җавапсыз мәхәббәте бу тойгыны тагын да көчәйтә”, – дип сүзгә кушылды Мәскәү язучысы Илдар Әбүзәров.
Миңа калса, экспозиция төзүче музей хезмәткәрләренә хәзер Тукайны горур, уңышлы әдип булган дип тасвирлау отышлырак булыр иде. Чөнки ул исән чагында ук үзенең кем икәнлеген яхшы белгән, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән, иң югары гонорарлар алган, кыйммәтле кунакханәләрдә яшәгән. Мескен кеше мондый зур иҗат калдыра алмас иде. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев бу мирасны өйрәнү өчен әле шактый көч түгәргә туры киләчәген тәкрарлады.
– Тормыш юлы шактый өйрәнелсә дә, иҗат юлы әле җитәрлек тикшерелмәгән. Аның белән аралашкан кешеләрнең язмышлары ачыкланмаган. Тукайның фәнни биографиясен булдырырга кирәк. Аның иҗат хроникасын ачыклап бетерәсе бар. Бездә Тукай институты түгел, аны өйрәнүче төркем дә юк. Гомумән, шагыйрьнең реаль тормышта ничек катнашуы ачылмаган. Урыс телле укучыларга яхшырак таныту максатында, “Тукай энциклопедиясе”н урысчага тәрҗемә итеп бастырасы бар. Әлегә әдипнең биш буын бабасы гына билгеле. Институт планына кертеп, аның шәҗәрәсен – ун-унбиш буын бабасын ачыклыйсы иде. Ни кызганыч, бүген институтыбызда бөегебезнең шәҗәрәсен ачыклау белән шөгыльләнүче берәү дә юк. Озакламый әдипнең 135 еллыгы җитәчәк. Алдан бу көнгә ни-нәрсәләр эшләргә кирәклеген планлаштырып куясы иде, – дип сөйләде ул.
Рәшит Минһаҗ