Шәүвәл аеның 18 нче көнендә (16 апрель), Иске Ерыклы авылының “Заһид” мәчетендә Тукай мөхтәсибәте җыелышы узды. Анда 2025 елның беренче кварталына йомгак ясалды, якын киләчәккә планнар билгеләнде.
Аерым алганда, имам-мөхтәсиб Инсаф Хәзрәт Сәүбанов Рамазан ае нәтиҗәләре турында сөйләде: районның барлык мәчетләрендә диярлек ифтар мәҗлесләре уздырылган һәм таравих намазлары укылган. «Юмарт Рамазан» акциясе кысаларында 1 млн сумлык хәйрия чаралары уздырылган.
Имамнар җыелышында шулай ук якын киләчәккә төп эш юнәлешләре билгеләнде. Мөхтәсибәт «СВОих не бросаем» проекты кысаларында хәләл тушенкалар туплый башлаган, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгы алдыннан аларны МХО зонасындагы мөселман сугышчылары өчен Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына тапшыру көтелә.
Чыганак: dumrt.ru