Тукай районының Круглое Поле бистәсендәге «Газизулла» мәчете үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәчет беренче имам Газизулла хәзрәт Истрафилов хөрмәтенә «Газизулла» дип аталган. Ул үз вакытында мәхәллә төзүне башлап йөргән һәм бинаны реконструкцияләүдә төп рольне уйнаган.
Бу еллар эчендә мәчет бистә мөселманнары өчен генә түгел, Яр Чаллы шәһәре кунаклары өчен дә рухи тормыш үзәгенә әверелгән. Хәзерге вакытта мәчетнең имам-хатыйбы булып Тукай районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе Рәфгать хәзрәт Гәрәев эшли. Биредә хәйрия акцияләре, белем бирү программалары һәм мәдәни, рухи-сәламәтләндерү чаралары, балалар өчен экскурсияләр, Рамазан аенда ифтарлар оештырыла, волонтерлар да килеп булыша. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен мәчет янында корбан чалу урыны корылган.
«Газизулла» мәчете юбилее уңаеннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган футбол буенча ярышлар оештырылды. Ярышларда Тукай районының Круглое Поле бистәсе, Яңа Троицкое авылы, Яр Чаллы шәһәренең «Кәүсәр» һәм «ГЭС» мәчетләре, шулай ук Куйбышев тимер юлы командалары катнашты. Әлеге чараның максаты – конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен хуплау.
Җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм бүләкләргә лаек булды. Ә алдынгы урыннарга чыкмаган командалар арасында традицион рәвештә сарык уйнатылды.Ул Яңа Троицкое авылының «Өмет» мәчете командасына насыйп булды, алар аның итен Рамазан аенда ифтарлар оештырганда кулланырга ниятли.
Чыганак: dumrt.ru