Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Тукай премиясен тапшыру турында указны имзалады.
Быел бүләккә язучы Камил Кәримов, “Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов, рәссам Михаил Кузнецов ия булды. Бүләкне аларга бүген тапшыралар.