Быел Тукай премиясен бирү комиссиясе Татарстан Республикасы дәүләт премиясен ике генә кешегә – язучы Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоровка бирергә карар иткән.
Лауреатларга премияне Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Быел Тукай премиясенә унтугыз кандидат тәкъдим ителгән иде.