tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районы Иске Абдул авылында — Көлтә бәйрәме
Тукай районы Иске Абдул авылында — Көлтә бәйрәме

Тукай районы Иске Абдул авылында — Көлтә бәйрәме

18 июль көнне Тукай районы Иске Абдул авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып барган С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кырында Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге, хуҗалык идарәсе белән берлектә, “Көлтә бәйрәме” үткәрде.

Кыр кораблары басу янына тезеп куелган. Басу-кырларны тутырып гармун тавышы ишетелә. Татар моңнары, халык җырлары яңгырый. Иске Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асыльяр” халык фольклор ансамбле, Мерәс авыл клубында оешкан “Рәйхан” фольклор ансамбле бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
“Көлтә бәйрәме” нең шул рәвешле үткәрелүенең 20 елдан артык тарихы бар.
Әле көлтә бәйләүне үз күзләре белән күргән буын бар чагында,бергәләп көлтәсен дә бәйли идек.

Илдар хәзрәтнең изге догалары белән урып-җыю эшенә старт бирдек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Назмиевны авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина үзебезнең басулардан җыеп алынган ашлыктан пешерелгән түгәрәк хуш исле ипи белән каршы алды. Сәйдәш исемендәге хуҗалык җитәкчелеге игенчеләр, килгән кунаклар өчен мул табын әзерләгән иде.

Бүген басуларыбызда заманча көчле техника эшли. Игенчеләргә “Хәерле сәгатьтә! ” дип әйтәсе килә. Үстергән икмәкләребезне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын!

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлеге җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее директоры Гарипова Резеда Рәвис кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*