tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма утырышы булды
Тукай районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма утырышы булды

Тукай районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма утырышы булды

10 апрель көнне, Тукай районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде. Аның катнашында җирле оешма утырышы булды. Очрашуда төп мәсьәлә буларак, БТКның Тукай муниципаль районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләү мәсьәләсе иде. Утырышта җирле оешма җитәкчесен һәм аның составын билгеләделәр.
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Назмеев җыелышта катнашучыларны район тормышы, экономик үсеше белән таныштырды. Район имам хатыйбы дин, милләт, телне саклау темасына чыгыш ясады. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциясе җитәкчесе Резеда Мавзютованың чыгышы “Яшь буында милли үзаң тәрбияләү” темасына багышланган иде. Җитәкче итеп Резеда Рәвис кызы Гарипова “Гиндукуш” Хәрби дан музее директоры сайланды. Оешма составына төрле өлкәләрдә эшләүче вәкилләр – район имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Сабит кызы, мәгариф идарәсе башлыгы Элмира Роберт кызы Низамиева, “Ял һәм мәдәният үзәге” директоры Алсу Заббарова, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина һәм башкалар керде. Утырышта күп кенә яңа тәкъдимнәр, сораулар тыңланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*