21 апрель көнне, Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсендә Тукай районы авылларында һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләребез катнашында “Каурый каләм” иҗади берләшмәсе утырышы узды. Шагыйрә, язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сәетгараева бертавыштан язучылар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе итеп сайланды.
Утырышта Рәзинә ханымга Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе исеменнән, районыбыз өчен күпъеллык эшчәнлеген искә алып, киләчәктә дә армый-талмый иҗат итүен теләп, Бөтендөнья татар конгрессы Тукай җирле бүлеге җитәкчесе Гарипова Резедә Рәвис кызы рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. Киләчәктә дә Рәзинә Габделбәр кызына иҗат уңышлары телибез.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле оешмасы җитәкчесе Резеда Рәис кызы Гарипова