tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында “Күршеләр” фестивале үтте
Тукай районында “Күршеләр” фестивале үтте

Тукай районында “Күршеләр” фестивале үтте

19 август көнне “Татарстанда җәй” акциясе кысаларында Тукай районында “Күршеләр” фестивале үтте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев фестиваль кунаклары  булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге җитәкчесе  Резедә Гарипова һәм “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күренекле мәгърифәтчеләр — Хәлфиннар династиясенең, шулай ук Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповның нәсел шәжәрәсен, “Китапларда авыл тарихлары” күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Борынгы заманнардан сакланып килгән тегү-чигү буенча мастер-класс та үтте фестиваль кысаларында. Балалар өчен халкыбызның бизәк үрнәкләре белән таныштыру, төсләр белән эшләү күнекмәләре булдыру максатыннан лалә чәчәге форматында брелок һәм гипстан сувенир ясау буенча остаханәләр тәкъдим ителде.

Шулай ук “Гиндукуш” хәрби дан музее өч сугыш тарихын берләштерүче һәм музейга нигез салучы  Айбулат Якуповка  багышланган күргәзмә оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*