12 апрель көнне Калмаш авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның, илебезнең бөтенлеген саклау өчен көрәштә һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләре өчен Коръән ашы үтте. Аны Тукай районы мөхтәсибәте оештырды. Чараны район башлыгының аппарат җитәкчесе Айрат Габдуллин сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Аннары Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге әгъзасы Инсаф хәзрәт гаиләләргә мөрәҗәгать итеп, аларның ялгыз түгеллеген, якыннарының Ватаныбызны саклау өчен бик кирәкле эш башкаруларын ассызыклап үтте, вәгазь укыды. Алга таба барлык җәмәгать белән берлектә намаз укылды һәм сугышчыларыбыз, аларның гаиләләре өчен догалар кылынды. Мәҗлес мул табын артында дәвам итте. Соңыннан килүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек туды. Мондый очрашулар алга таба дәвамлы булыр дип уйлыйбыз.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы буенча җирле оешмасы җитәкчесе Резедә Рәвис кызы Гарипова