Тукай районына эш визиты белән ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Аңа район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов өч мәчет төзелүен әйтте.
– Суровкада мәчет төзелеп бетә. Аны быел ачарга планлаштырабыз. Бахчасарай һәм Шилнәбәш авылларында мәчетләр төзелә, – диде ул.
Районда берүк вакытта башка дини учреждениеләр дә эшләр дәвам итә. Мәсәлән, Иске Ерыклыда Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Түбән Суыксу рухи-агарту комплексы төзелә.
Быел Ташкичү һәм Яңа Сарайлы авылларында заманча ифтарханәләр ачылды.
Дини курслар үсештә: аларда 800гә якын кеше (шул исәптән 220 бала) укый. Аларга 90 мөгаллим дәресләр бирә.
Чыганак: shahrichalli.ru