Тукай районында туып үскән «Дансай» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Данил Сәйфуллин «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесендә өченче ел катнаша һәм бары тик быел гына ул финалга үтә алган. Ул акция һәм музыкаль бәйге турында фикерләре белән уртаклашты.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештыручыларына рәхмәтлемен. Чыннан да, кешеләрне татарча сөйләшергә әйдәү мөһим. Татар теле, кызганыч, кулланылыш даирәсендә кими бара. Рус теле дөньябызга үтеп керә. Туган телебезне оныттырмау максатыннан оештырылган әлеге акция булырга, яшәргә тиеш. Россиядә сан буенча икенче урында торган татарлар туган телләрен онытмаска тиеш. Иҗатымны татар телендә алып баруымның бер сәбәбе дә – шул», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә туган ягы Тукай районында һәрвакыт җырлавын әйтте.
«Музыка мәктәбендә биш ел укыдым һәм Казанга югары белем алырга килдем. Эколог белгечлегенә укыйм, ләкин иҗат берничек тә комачау итми. 2022 елдан җырларым чыга башлады. Хәзерге вакытта биштән артык җырым бар: «Моңсу», «Нигә мин ялгыз?», «Ярат мине, ишет тавышны», «Яшәргә бу дөньяда», «Мин адашам» һ.б. Җыр текстларын шомарттырырга, үзенчәлекле аранжировкалар ясарга тырышам», – диде Данил Сәйфуллин.
Аның Сабантуй кебек зур мәйданчыкларда, «Сәләт – Биләр» форумында күп тапкырлар чыгыш ясаганы булган. «Әмма Казанның зур сәхнәләрендә әлегә чыгыш ясаганым юк. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе шәһәрнең үзәгендә була, кем белә, бәлки Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясарга насыйп булыр. Бик өметләнеп калам», – диде музыкант.
«Видео язмаларымны җибәрә идем, ләкин кайтавазлар килмәде. Күңел төшмәде, шуңа да бәйге инде ул. Быел музыкаль бәйгегә инде гариза җибәрмәм дигән идем, әмма дустым Аделина Ибатуллина зур этәргеч бирде:»Сәләт» йортына чакырып, җырлаганымны видеога төшереп, гариза тутырып җибәрдек. «Яшәргә бу дөньяда» җыры белән катнаштым», – диде ул.
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында була. «Мин татарча сөйләшәм»нең төп сәхнәсендә чыгыш ясар өчен финалистларны сайлап алачаклар.
Зилә Мөбәрәкшина
Чыганак: https://tatar-inform.tatar