15 апрельдә Казанның Яңа бистә зиратында шагыйрьнең вафат булган көнендә , татар язучылары, артистлар, галимнәр, зыялылар, гади халык Габдулла Тукай кабере янына җыелды.
Тукай һәр татар өчен бик кадерле. Моны чыгыш ясаган һәркем ассызыклады. Соңыннан Корьән укылды, кабер ташына чәчәкләр куелды.