Тукайны тудырган апрель ае мөһим эчтәлекле чараларга аеруча бай булды. Ә, ай азагында, ягъни 30 апрель көнне, “Татарның данлы ул-кызлары – безнең якташларыбыз” дип исемләнгән проект гамәлләрен тормышка ашыру йөзеннән оештырылган сәфәр барчабызның күңелендә якты бер хатирә булып уелып калды. Бөек халкыбызның мәшһүр ул-кызларын барлау, алар турында истәлекләр белән уртаклашуны үз эченә алган проектның авторлары Аксакаллар шурасы рәисе Шигапов Зирәк Гыйлаҗ улы матди чыгымнарын үз өстенә алса, Гыйбадуллина Гүзәлия Шәйһерази кызы җитәкчелегендәге Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әдәби ягын өйрәнеп, халыкка җиткерү эшен алып бара. Өч еллык тарихы булган проект буенча, быел Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылу, татар галәмендә халыкка хезмәт итү ягыннан тиңдәше булмаган, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу бурычы куелган иде. Яраткан шагыйребезнең туган көне ераклаша барган саен иҗаты киресенчә якыная бара. Шуңа да китапларын укыган саен укыйсы килә, Тукай турындагы истәлекләр белән танышкан саен күбрәк беләсе килә. Шагыйрь әйтмешли инәсеннән башлап җебенә кадәр тикшерер вакыт җиткән мөгаен.
Шимбә көн булуына карамастан, ерак юл булса да барырга теләк белдерүчеләр шактый иде. Бу инде үз чиратыбызда Тукаебызны якын итү, ярату, зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алынган исемен үзебезчә мәңгеләштерү иде. Бакча мәшәкатьләрен читкә куеп, зыялы аксакалларыбыз, китапханәчеләр, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары, балалар бакчасы хезмәткәрләре иртән-иртүк сөйләшенгән урынга җыйналды.
Юлаучыларның тату бер гаилә кебек бердәм, оештыручыбыз – Зирәк Гыйлаҗ улының әтиебез кебек якын вә җаваплы булуы, сәфәр чыгымнарын тулысынча үз өстенә алуы – үзе үк изге гамәл… Кузгалып китүгә үк телгә килгән (көйләнгән) микрофон аша барчабызны да (сәфәрчеләрне) сәламләве, хәерле юл теләп догалар укылуы, сәфәребезнең уңышлы булуына, уңган юлга чыгуыбызга бер ишарә иде. Китапханәчеләрнең Тукай турында истәлекләр сөйләве, аксакалларның тел, милләт мәсьәләләре турында үтемле киңәшләре, язучыларның берсен-берсе уздырып иҗат җимешләре белән таныштырулары, “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” бәйгесендә катнашкан китапханәчеләрнең (конкурсантлар) чыгышы, “Талир тәңкә” ансамбле гармунчысы – Кәүсәр аганың гармун моңына кушылып татар халык җырлары башкаруы – болар барысы да автобустагыларның уңганлыгын, тырышлыгын ассызыклады, әлбәттә. Юлга сарыф ителгән биш сәгатькә якын вакыт сизелми дә узып китте. Шулай ук, сәяхәт кылучыларга Мамадыш, Кукмара, Арча районнарының бөек шәхесләре турында мәгълүматлар дә бирелде.
Кырлай авылының табигате нәкъ Тукай язганча матур булуын күңел күзең белән күрү, бакча башында урнашкан Апуш чишмәсенең тәмле суын авыз итү – бәлки берәүләр өчен татлы хыял гына дыр, әммә без сихәтле су белән сыйланып кына калмадык, “Шүрәле” әсәрендәге кебек яшел үләннәрдән үрелгән, хәтфәдәй юрган ябынган болыннарны, җилнең вакытында исеп, яңгырның да вакытында яуганын күрү бәхетенә ирештек. (Әдәби-мемориаль музейда экспонатлар белән танышкан арада кинәт коеп ява башлаган яңгырның, чыгуыбызга эзе дә калмавы балкып торган кояшның безнең белән шаяруы гына иде).
Шагыйрь эзләре калган сукмак Яңа Кырлай авылында әле дә саклана. Биш елга якын яшәгән Сәгъди абзыйлар өендә дә, белем туплаган мәктәп-мәдрәсә юлында да, шулай ук мемориаль музейда урын алган шәхсән әйберләр дә шул турыда сөйли… Салам түбәле абзар, сиртмәле кое, баз, келәт, бакчада Сәгъди абзый белән бергә утырткан горур нарат агачы, анда урнашкан ике бүлмәле сыерчык оясы да Апушны юксына сыман… Йорт эчендәге күренеш, җиһазлар, кием-салымнар, савыт-сабалар – барысы да шул заман хисен саклап калган.
Ә, музей алдында Бакый Урманче иҗат иткән Тукай һәйкәле музейга килүчеләрне үзе сәламли. Әйтерсең лә ул, ерак юллар йөреп, “дөньяга иң элек күзе ачылган урын”га кайткан да, кунакларны көтеп утыра…
Музейның арткы ягында, елга буенда, Бакый Урманче иҗат иткән шагыйрьнең әкият геройлары – Шүрәлеләр басып тора. Алар, гүя, агачлар арасына качканнар да, читтән генә, музейга килүчеләрне күзәтәләр!
Музей комплексы берничә тарихи бинаны берләштерә. Шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта урнашкан Тукаевлар гаиләсенең музей-йорты, кечкенә Апуш яшәгән Сагъди абзый йорты, XX гасыр башында төзелгән ике катлы Әхмәтхан бай йорты һәм Габдулла Тукайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Бакый ага Урманче проекты буенча төзелгән, милли архитектур орнаментлары белән бизәлгән ике катлы музей.
Беренче залда Тукайның балачагы сурәтләнә, шәхсән әйберләреннән тыш Мөхәммәтгариф мулла үз кулы белән теркәгән улының туу турындагы метрикә язуын, мәдрәсә шәкертләре укыган “Бәдәвам”, “Иман шарты”, Каюм Насыйриның “Буш вакыт” кебек китапларның төп нөсхәләрен күрергә мөмкин. Шулай ук Тукай иҗатын, ул калдырган искиткеч бай темаларны гәүдәләндергән Ф.А.Әминов, С.О.Лывин, Х.М.Казаков кебек күренекле рәссамнарыбызның эшләре дә урын алган.
Икенче зал түрендә урын алган витриналарда бөек рус әдипләре А.С.Пушкин, А.П.Чехов, А.И.Купринның китаплары төп нөсхәләрдә куелган. Мәгърифәтче Ш.Мәрҗәнинең 1900 елда Казан Император университеты типографиясендә нәшер ителгән “Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” китабы да урын алган. Тукайның Җаектагы тормышына багышланган XIX гасыр ахырына караган типография станогы музейга килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уяткандыр, дип уйлыйм. Бу үз чиратында журналистларның элек-электән җаваплы, шул ук вакытта кирәкле эш башкаруларын дәлилләүче бердәнбер экспонат, минемчә. Кургаштан ясалган аерым-аерым хәревләрдән бер җөмлә сүз җыю өчен генә дә күпме вакыт, сабырлык таләп ителүен исәпкә алсаң, аңа өстәп күпме тиражда чыгуын да күзалласаң, станок яныннан мәңге китешле булмавын аңлыйсың… Җитмәсә әле шул хәреф шаблоннарыннан сәламәтлеккә зыян китерә торган агулы матдә бүленеп чыгуын да исәпләсәң…
Иң якты залда Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары һәм журналлары урын алган. “Болгар” кунакханәсенең шартлы интерьеры, шагыйрьнең дусты Хөсәен Ямашевның шәхси әйберләреннән – тимер караваты, этажеркасы да сакланган. Соңгы көннәре хакында тулырак сөйләүче экспонатлардан – Тукайның вафатына бер тәүлек кала төшерелгән соңгы фоторәсеме дә, битлеге дә урын алган.
Үлеменнән соң нәшер ителгән китаплары, аның турында татар, рус һәм күп кенә чит телләрдә замандашлары тарафыннан нәшер ителгән, язылган истәлекләре исә Г.Тукайның мәңге яшәячәгенә дан җырлый. Тематик кичәләр, фәнни конференцияләр уздыру өчен аерым зур бүлмә булуы да, музейга килүчеләр өчен зур табылдык булып тора. Аларга анда Г.Тукайның тормышы, иҗаты турында фильмнар һәм аның әкият-мультфильмнарын карау мөмкинлеге тудырыла. Шунда урын алган зур китапка без дә үз исемебездән музейның җаваплы хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдереп истәлек язып калдырдык.
Әдәби китаплардан алган мәгълүматлардан тыш, экскурсовод Тукайның мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Шагыйрь язган язмаларны, газеталарны күрсәтте, аңа багышлап ясалган рәсемнәр, картиналарны иҗат итүчеләр турында да тәфсилләп сөйләде.
Мине тагы да гаҗәпләндергәне Тукай паркына керә торган капка алдында, уң якта зур итеп “Без туган телдә эшлибез!” дип язылган олы мәгънәгә ия сүзләр булды. Бәлки мин ул сүзләргә әллә ни игътибар да итмәс идем, “Мин татарча сөйләшәм!” дип исемләнгән акция кебек, моның нәрсәсе бар, кем тели шул яза, сөйләшәме-юкмы анысы бер үзенә мәгълүм, тапталган тема, дип кенә узып китәр идем… Тик, җөмлә астына куелган “Таттелеком” эмблемасы фикеремне тәмам үзгәртте. Кылт итеп күптән түгел булган вакыйга исемә төште. …Кичке якта, интернет тотмый башлагач “таттелеком” номерын җыйган идем, исәнләшүгә үк сезгә нинди телдә сөйләшү уңайлы? – дип сорадылар. Мондый сорауны һич көтмәгәнгә, минем өчен сәер тоелса да, кызыксынуым көчле иде, кичке тугызда каян табарлар икән туган телебездә сөйләшүчене дидем дә, сынап карарга булдым:
– Татар телендә аралашу уңайлырак, дидем.
Бер минут та узмады, шундук трубканың икенче ягыннан, компьютер белгече үзебезчә, саф татар телендә, минем ни өчен мөрәҗәгать итүем белән кызыксына башлады. Тагы шунысы мөһим: җиде минутлык әңгәмәдә ник бер рус сүзе кыстырсын! Әлбәттә бу гади хезмәткәрнең үзен шулай тотуы, татар кешесен санга сугуы, шәхси манфәгәтьләрен яклавы беренче чиратта үзен һәм җитәкчесен хөрмәт итүе иде. Дәүләт телләрен өйрәнүне тормышка ашыруда, туган телебезне, бөек Тукаебызның ядькәрләрен саклап калуда игелекле эш башкаручы дәүләт советы депутаты, “Таттелеком” акциянерлык җәмгыяте генераль директоры – Шафигуллин Лотфулла Нурислам улының игътибарлы булуыннан, вазыйфасын тиешенчә башкаруыннан килә, минемчә. Сүз уңаеннан Сәгъди абзыйның йортын тулысынча яңартучы да, әкияти-әдәби бакча булдыручы да, пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән мөкатдәс бүләген – Тукай-Кырлай мирасын саклаучы да нәкъ шул “Таттелеком” оешмасы ич. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй, җитәкче ничек таләп итсә, хезмәткәрләре тулысынча аңа буйсына бит. Эх, башка җитәкчеләр дә аның кебек милли җанлы булса! Һәрбер авылның, һәрбер шәһәр урамнарының мәшһүр ул-кызларына игътибар бермә-бер артыр иде. Ә, бит безнең милләтебез игътибарга лаеклы шәхесләргә искиткеч бай. Мондый изге гамәл үз вакытында шытып килүче орлыкларга, яшь буынга икеләтә уңай йогынты ясар иде, ватанпәрвәрләр тәрбияләргә үтә дә ярдәм итәр иде, минемчә. Беренчедән үткән тарихыбыз тирәнтен өйрәнелсә, икенчедән игелекле эшмәкәрләр турында мәгълүмат тупланыр иде. Кылган гамәлләре балаларга гына түгел үзебезгә дә үрнәк булыр иде…
Көн буена сузылган сәфәргә җилдертеп кенә алып барган ачык йөзле татар егетләренә (шоферлар: Фәтхетдинеов Роберт белән Шакиров Фәрит), барлык уңайлыклар тудырылган өр-яңа автобус белән тәэмин итүче “Транспорт-экспресс” оешмасы җитәкчесе Моисеев Андрей Александровичка барлык сәфәрчеләр исеменнән зур рәхмәтебезне шушы мәкалә аша белдерәбез. Шундый үтә дә кызыклы, әдәби-тәрбияви сәфәр оештыручыларның тырышлыклары, күркәм эш-гамәлләре һәммәбезгә дә бүләк булды. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр. Оештыручыларга ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Киләчәктә дә мондый сәяхәтләр еш булсын! Барыр-күрер, өйрәнер өчен истәлекле урыннарыбыз да, күренекле шәхесләребез дә күп безнең.
Нурзия МИРХАЗОВА
“Кама таңнары” әдәби берләшмә
һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзасы