Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган « Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры Яшел Үзән районының Әйшә мәктәбендә узды.
![IMG_4687[1]](http://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2016/03/IMG_46871-e1576547981319-300x205.jpg)
- 1 нче төркем: 2-4 нче сыйныфлар;
- 2 нче төркем: 5-8 нче сыйныфлар;
- 3 нче төркем: 9-11 нче сыйныфлар.
Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, Татарстан язучылар берлеге, «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Әйшә гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар Тукай, аның замандашлары һәм хәзерге шагыйрьләрнең шигырьләрен, Тукайга багышлап үзләре язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнеп килгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Беренче урынны яулаган укучылар VI Бөтенроссия уку бәйгесенең республика турында катнашачаклар:
![IMG_4694[1]](http://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2016/03/IMG_46941-e1576548124124-266x300.jpg)
Яруллина Алинә, 4 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы.
5 – 8 нче сыйныфлар номинациясендә
Хәсәнов Илдус – Обсерватория мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.
9 – 11 нче сыйныфлар номинациясендә
Галиәкбәрова Резедә, 5 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйгедә катнашкан балалар бөек шагыйрьләребезгә баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә соклану мөмкинчелеге алдылар.
Бочкова Элвира,
Зеленодол муниципаль районының
Әйшә гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы







