Кичә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Тукайга мәхәббәт илә…” дип исемләнгән Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган бәйрәм узды.
Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылганнан бирле “Тукайга мәхәббәт илә…” дип исемләнгән чаралар уза. Быел студентлар арасында Тукай иҗаты буенча викторина да уздырылды.
Татар мәдәнияте үзәге диварларын Тукайның шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән сәнгать әсәрләре бизәп тора. Аларны танылган каллиграфист Нәҗип Нәккаш бүләк иткән иде. Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларга танылган каллиграфист Нәҗип Нәккашның улы Назыйм Нәккашның иҗат иткән Тукай портретын тапшырдык. Сәнгатькәр аларны Габдулла Тукайның шигырендәге сүзләрне кулланып иҗат иткән.
Бәйрәмдә әдәбият галиме Равил Рахмани үз чыгышында Габдулла Тукай 400 шигырь язып калдыра, шуның 100-е классик шигырьләр икәнлеген әйтте. Тәрҗемәләрдә Тукай фикерләрен җиткерә белү мөһимлегенә тукталды.
Җырчы, композитор “Аксу” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров “Үз җиремдә үз телем”,дигән китап чыгуын һәм аны барлык татарларга таратырга ниятләүләрен җиткерде. Рөстәм Сәрваров ГабдуллаТукайның “Эшкә өндәү” шигыренә көй язган һәм аны башкарды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты баш референты, каләм тибрәтүче Илдар Миңгәрәев “Без Тукайның иҗатын кечкенәдән ишеттеп үстек, иҗаты аша тәрбияләндек”, диде. Туган ягы – Әлки районына багышлап язылган шигырен укыды.
Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов яңа гына Тукайга багышлап язылган шигырен сөйләде. Төркиядән Гөлтән Ураллы сәламнәрен җиткерү белән бергә, үзләрендә узган Тукайга багышланган чараларга тукталды. Тукаебыз калдырган зур мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру әһәмиятен ассызыклады.Төркиядән галимә Рамилә Яруллина Тукай иҗаты Төркиядә кайчан һәм кемнәр тарафыннан өйрәнелгәнлеге турында сөйләде. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Лондонда яшәүче милләттәшебез Рамил Миңнуллин бөек Тукай фикерләре күңелендә яшәгәнлеген әйтте. Казахстанның Алма-Ата каласындагы татар оешмасы рәисе урынбасары, шагыйрь Равил Гозаиров “Тукай – ул төрки дөньяның мәртәбәле улы”. Мин хәзер дә Тукай иҗатыннан кызыксындырган сорауларыма җавап табам, диде. Таллиндагы татар радиосы мөхәррире Фәүзия Хадиуллина Балтыйк буенда Тукай фикерләренең яшәве турындагы фикерләре белән уртаклашты. Онлайн элемтәдә Татарстанның Балтач районы Түбән Сосна авылыннан 6 яшьлек Эмиль Закиров, Әгерҗе районы Бертуган Бубыйлар исемендәге мәктәптән 11 яшьлек Рүзәл Томчишин сәнгатьле итеп Тукай шигырен сөйләде. Австриядән Онлайн элемтәгә чыккан Рива ханым Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрик итте. Бәйрәмдә Габдулла Тукайның замандашы, дусты Миргазиз Укмасинең “Тукайны сагыну” шигыре дә яңгырады.
Бөек Тукайга багышланган бәйрәмдә татар телен саклау, буыннан-буынга тапшыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Татарстанда бүгенге татар эшкуарлары ярдәме белән “Тукай мәктәбен” ачарга вакыт җиткәнлегенә басым ясалды. Бүгенге вәзгыятьтә татар булып яшәү кыйммәтен аңлата алу мөһимлеге әйтелде.
“Тукайга мәхәббәт илә…”, дип исемләнгән бәйрәм Габдулла Тукайның
“ Туган тел” җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге
Флюра Абдуллина