Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы республика проектына старт бирә.
Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.
Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыреннән башлана.