Интернетта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган флешмоблар саны арта бара. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәткәре хәбәр итте.
«Габдулла Тукай әдәби музее бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап социаль челтәрләрдә „Өйдә Тукайны укыйм“ флешмобы игълан итә. Сезне әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз», — диде музей директоры.
Гүзәл Төхвәтова флешмобны 26 апрельгә кадәр үтәчәген искәртеп узды. «Сәламәт булыйк, Габдулла Тукайның шигырьләрен күбрәк укыйк», — диде ул.
«15 апрель — Габдулла Тукайны искә алу көне. Бу көнне ел саен Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге активистлары бөек татар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздырды», — дип сөйләде автономия әгъзасы.
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Мәскәүнең Татар автономиясе, шагыйрьне искә алу максатыннан, «Тукайны укыйм» флешмобын башлап җибәргән. «Габдулла Тукай әсәрләрен #Тукайныукыйм #читаюТукая хештеглары белән урнаштырыгыз. Акция шагыйрьнең туган көне, ягъни 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — диде матбугат хезмәткәре.
- Искәртеп үтик, күптән түгел Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәргән иде.