Узган елның соңгы атнасында Спас районы Ишавылда гомер итүче Айсә ага МУСЕЕВ үзенең 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Шул уңайдан хөрмәтле аксакалны район җирле үзидарә башлыгы ярдәмчесе Татьяна Балясникова һәм Бозлау хакимияте башлыгы Али Аймасов өенә барып котладылар, илебез Президенты һәм өлкә Губернаторы исеменнән котлау хатларын тапшырдылар.
Әйтергә кирәк, Айсә аганың язмышы китап язарлык, чөнки тугыз дистә ел эчендә ул сугышны да, ачлыкны да күргән, ятимлек ачысын да татыган, кече яшьтән эшкә җигелгән, тик тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына. Шушы олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә тик тормый, “хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яши – кул-көче, тырышлыгы белән булдырган йорт-җирен алып бара, яшелчә-җимеш тә үстерә, өй алды бакчасы да иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Ә инде кече яшьтән җилдертеп мотоциклда йөрүен һич тә ташламый һәм бүгенге көндә дә “тимер атына” атланып, кирәк җиренә барып килә икән. Кыш айларын Айсә ага кызы Рәбияда үткәрә. Ул да берялгызы яши, тормыш иптәше күптән вафат, ә балалары шәһәргә таралышкан. Шуңа да кышкы караңгы кичләрне бергәләшеп үткәрү, янәшәдә сүз кушарлык кеше булуына икесе дә шөкрана кылып яши.
Айсә ага 1930 елда гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа 1,5 яшь чагында әнисе бакыйлыкка күчә. Озакламый дүрт ул һәм ике кыз белән ялгыз калган әтисе күрше авылдан бер баласы белән үги әни алып кайта, ишле гаиләдә бер-бер артлы тагын ике сабый дөньяга аваз сала. Тырыш, булдыклы гаилә башлыгы гаиләсе бернигә мохтанмасын өчен көнне төнгә ялгап эшли. Тирә-яктагыларга кул остасы буларак яхшы таныш ир-ат бар белгәннәрен балаларынада өйрәтергә тырыша. Тик… бераз көйләнә генә башлаган тормышны сугыш янә җимереп ата – бар назын гаиләсенә биреп яшәгән әти кеше дөнья белән мәңгелеккә хушлаша.
– Безнең балачак ачы сугыш елларына туры килде. Мәктәптә белем алу урынына көтү көттек. Колхоз үгезләрен, атларын саклап, кырда төн куна идек. Өскә, аякка кияргә рәтле кием юк, өшисең. Немец самолетлары еш кына безнең баштан очканга, бераз җылыныр өчен салам ягарга да рөхсәт ителмәде, югыйсә, тегеләр моны сизеп алып, ут яудырырга мөмкин дип куркыта иделәр.
20 чакрым ераклыкка утынга йөри идек, тирес тә түктек, печәнен дә чаптык, бәрәңге дә утыртып өздек, үгез җигеп, басу сукалаган чаклар да булды. Сергачтан чаналарга 70шәр кило иген салып тартып китерә идек, соңрак тракторга тагылган сабан өстенә басып, чүп-чарны чистарта бара идек. Гомумән, эштән кайтып кермәдек сугыш вакытында. Тик иң ныгы – ачлык үзәккә үтте, нужаны бик күп күрдек инде, – дип сөйләде Айсә ага.
Яхшы тормыш, түләүле эш табу хыялы белән 1950нче еллар башында ул Кыстауга юл тота. Биредә каменщик булып эшли, ике катлы йортлар салуда катнаша. Әле яшьли әтисеннән балтачы кәсебен өйрәнгәнгә, ул аңа бик ярдәм итә. Шунда булачак тормыш иптәше – Бозлау кызы Софияне дә очрата, ул бирегә шулай ук эшкә килгән була. Ветлугага китеп тә эшли Айсә ага, биредә вагоннарга төн эчендә 62шәр куб.м. такта төягәннәре бүген дә исендә.
Туган якларына алар 1959 елда гына кайталар. Әмма ләкин нигез йортта яшь гаиләгә тыгызлана башлыйлар һәм суд аша йорттан чыгаралар. Ата йортын, кайгырткан малын ташлап китәргә бигрәк авыр булса да, Айсә тавышсыз буйсына.
– Көтмәгәндә аркама пычак кадаган кебек иде. Үги булса да, анай миңа үз әнием кебек иде, аның балаларын һәрвакыт үз туганнарымдай якын күрдем, – дип күз яшьләрен сөртеп куйды әңгәмәдәшем. – Көз иде, безне паетка чыгардылар. Ходайга шөкер, эштән, авырлыклардан курыкмый торганнардан мин, шуңа да югалып калмабыз, дип яңа тормыш башларга булдык. Кыш чыгарга шәһәрдә яшәүче күршебезнең йортына соралдык, бер елдан янәшәдә кечкенә генә йорт сатып алдык, ә 1966 елда Бордан зур йорт китереп куйдык. Нигез йортны ул вакытка сатып киткән иделәр инде, безгә тәкъдим итүче булмады. Хәерлесе булсын дип, мин аларга бер дә үпкә тотмадым, анайны, гафу иттем дип, үзебезгә чакырдым, ул моңа бик шатланды, әмма ләкин кайтырга насыйп булмады аңа, вафат булды, туганнар да гаиләләре белән әле күп еллар килеп йөрделәр, – дип искә алды Айсә ага.
Тормышлар җайлана башлагач, ул колхозда төрле эштә катнаша: терлек каралтылары, башка төзү объектлары торгыза, тракторга тагыла торган зур чаналар да эшли. Моннан тыш Ишавылда һәм башка тирә-як авылларда йортлар буралый, отделка эшләрен башкара. Соңрак, мунчалар койма-кабаклар, өстәл-урындыклар эшләү белән шөгыльләнә. Колхозда сезон эшләре тәмамлангач, якка чыгып та эшли, Оренбург, Казахстанга кадәр җитә.
– Мин һәр җирдә эшемне җиренә җиткереп, кеше канәгать булырлык итеп башкарырга тырыштым. Кешенекенә бер дә сокланмадым, кызгану хисен дә белмәдем, һәр нәрсәне үз кул-көчем белән булдырдым. Янымда һәрвакыт ышанычлы тормыш иптәшем, алты тырыш һәм булдыклы балаларым иде. Алар миңа яшәргә, эшләргә көч бирде. Без ахыргача терлек тоттык, каз-кош үстердек, димәк, ит-сөттән аерылмадык, – ди Айсә ага.
– Әти белән әни безгә ныклы тәрбия бирделәр, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Кызганычка, тигез картаерга насыйп булмады аларга, илле ел парлы матур тормыштан соң, әниебез моннан егерме ел элек дөньяны ташлады. Әти бер генә минут та тик тора торган кеше түгел. Бөтен эшне дә эшли, бакчаны да казый, суын да сибә, хезмәтне бик ярата. Гомер буе тәмәке тартмады, аракы эчмәде, кешегә авыр сүз әйтмәде. Ул бик аралашучан кеше, бик күпләр аның тарихи истәлекләрен сөйләгәнне тыңларга ярата, әз-мәз киңәшләшергә дә керәләр, ә ул беркемне дә кире кайтармый.
Бүгенге көндә әтинең иң зур сөенече – 12 оныгы һәм 9 оныкчыгы. Җае чыккан саен барысы да өй тутырып нигез йортка җыелалар. Әтинең күркәм юбилеен да барыбыз бергә җыелып үткәрербез, – дип сүзгә кушылды кызы Рәбия ханым.
90 ел! Әйтергә генә җиңел. Ә менә тормыш дилбегәсен тартканда күзгә күренә ме икән ул? Бу сорауга Айсә ага болайрак җавап бирде:
– Дөресен әйткәндә, тугыз дистә елның кайвакытта узып киткәнен сизми дә калганмын. Әлегә үземне бер дә шулкадәр карт итеп хис итәсем килми, беренче карашка да яшьрәк күренәм кебек (көлә). Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, каты әйтә алам дип, бервакытта да кешегә авыр бәрелергә ярамый, – диде.
Без дә хөрмәтле Айсә аганы 90 яшьлек юбилее һәм Яңа ел белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, бала-оныклары кадер-хөрмәтендә 95не, 100не дә тутыруы насыйп булсын иде.
Румия Хамзина