tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Турайда – район Сабан туе
Турайда – район Сабан туе

Турайда – район Сабан туе

Төмән районының Сабан туе быел да, гадәттәгечә, Төмән өлкә Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Турай авылының елга янындагы матур аланда зур оешканлык һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Кунакларның бәхетенә кояш та елмаеп кына торды. Бәйрәм мәйданына якынлашкан машиналарны ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алып, махсус тукталышка озата бардылар. Мәйданга керү белән бирегә килүчеләрне сыйларга аш-су әзерләүчеләр, сәүдә һәм туклану зоналары, интерактив мәйданчыклар, музей һәм китап павильоннары, Төмән районы осталары әйберләрен сату күргәзмәсе эшләп торды. Уртада төп сәхнә, шулай ук уен-ярышлар өчен махсус мәйданчыклар һәм җыр-бию буенча сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен аерым сәхнә дә булдырылган.

Өлкәбездә яхшы таныш алып баручылар – Гөлфия Бикмуллина һәм Ринат Гарифуллин бәйрәмнең тантаналы өлешен ачарга сүзне өлкә диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйковка бирделәр. Ул бәйрәмне Коръән сүзләре белән башлап, изге эшкә фатиха биреп, күтәренке кәеф, күңелле ял, уңышлар теләде.

Сабантуй әләмен татар мәдәниятенең фольклор традицияләрен саклаучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин күтәрде.

Аннары сәхнәгә Төмән районы хакимияте башлыгы Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе вазифасын башкаручы Роман Малыгин, Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе советының рәисе Альберт Алтынгузинны чакырдылар. Алар бирегә килгән кунакларны район өчен бик әһәмиятле, көтеп алынган сабантуй бәйрәме белән котладылар. Аннары, традициягә кергәнчә, район алдынгыларына авыл хуҗалыгын һәм татар халкының мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә күрсәткән эш нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Тантаналы өлештән соң халык мәйданга юнәлде. Биредә олысын-кечесен төрле ярышлар, уеннар көтә иде. Аркан тартышу, аякларга капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, биек баганага үрмәләп менү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка ярышларда бик теләп катнаштылар. Алар арасында милли көрәш, армрестлинг, иҗат коллективлары конкурслары, кулинар көрәш һәм гаилә квесты да бар иде. Быелгы Сабантуйда Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Салаирка, Червишево һәм Шыкча муниципаль берәмлекләре катнашты.

Ат чабышы елганың аръягында булды. Килгән кунаклар һәм жюри әгъзалары һәр районның бәйрәм «йорт»ларында булдылар. Һәр «йорт»та кунакларны йола буенча әзерләнгән күренеш белән каршы алдылар, милли аш-су күргәзмәсе, милләтебезгә хас көнкүреш әйберләре белән бизәү, халык традицияләрен дә яхшы белергә тиешләр иде.

Үзәк сәхнәдә һәр авыл хакимиятеннән үзешчән артистлар үзләренең сәләтләрен күрсәткән, ярышканнан соң, кунаклар өчен өлкәдә таныш булган җырчыларыбыз да чыгыш ясадылар.

Истәлеккә дип милли киемле кыз-егетләр рәсемнәре төшерелгән стенд янында, татар китаплары тезелгән киштә уртасында фоторәсемгә дә төшәргә мөмкин булды. Нәни балаларга хәтта дөя өстенә менеп йөрү шатлыгы да татыды.

Барлык номинацияләрдә алган балл саны буенча каскаралылар җиңделәр. Көрәш бәйгесесендә абсолют батыр исемен Турал Азимов алса, атлар узышында финиш сызыгын беренче булып Екатерина Плотникова һәм Дарья Ваганова уздылар.

Гомумән, Сабантуй оешкан төстә үтте. Полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары да үз урыннарында тордылар, бөтен җирдә тәртип, чисталык булды. Милли бәйрәмебез туганнар, дуслар белән күрешүләр, күңелле ял итү, җиңүләр, бүләкләре белән истә калачак.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*