Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик комплексы нигезендә Туймазы шәһәре һәм районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ,,Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләре белән йолаларның әһәмияте” темасына практик семинары үтте. Кунакларга “Туймазы мәрҗәннәре ” фольклор төркеме һәм Төмәнәк мәктәбе укучылары тарафыннан “Сөмбелә” бәйрәме тәкъдим ителде. Бу бәйрәмне безнең ата- бабаларыбыз барлык уңышны җыеп алганнан соң, ризыкларның бәрәкәтле, дөньяларның имин булуын теләп үткәргәннәр.