Туймазы шәһәрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Татар теле һәм әдәбияты секциясендә дә бик кызыклы эшләр тәкъдим ителде.
Беренче санлы интернат-мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова “Эльзана белән татар теле” ( Stepik платформасында татар теленнән биремнәр курсы)” (фәнни җитәкчесе Зинфира Нурисламова) хезмәте белән җиңүче дип табылды. Беренче санлы гимназиядән Арина Вәлиеваның “Гамил Афзал шигырьләрендә милли һәм патриотик тәрбия темасы” (җитәкчесе Рөстәм Сәлимов), Нөркәй авылы мәктәбеннән Ләйсән Әсәдуллинаның “М. Әмир һәм В. Распутин иҗатында уртак мотивлар (“Җан көеге” һәм “Җиви и помни” әсәрләре буенча)” (җитәкчесе Лира Мухамеева), Туймазы шәһәренең 8 нче санлы мәктәбеннән Дарина Зиннәтуллинаның “Сер тотмас – дус тапмас” (җитәкчесе Кәүсәрия Хәйруллина) эшләре шулай ук призер дип табылды. Афәрин!
Чыганак: Туймазы районы татар конгрессы