tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар мәдәни үзәге активы белән очрашу булды
Туймазы татар мәдәни үзәге активы белән очрашу булды

Туймазы татар мәдәни үзәге активы белән очрашу булды

Бүген, 9 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Туймазы татар мәдәни үзәге активы белән очрашу булды.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс Рифкать улы да катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламләде.

Очрашу барышында Марс Рифкать улы Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук “Татарлар” газетасы, “Дөнья” студиясе белән таныштырып китте. Моннан тыш, Россиядән читтә яшәүче милләттәшләребез, татар мәдәни үзәкләре белән тыгыз элемтәдә торуны ассызыклап үтте. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының проектлары белән таныштырды.

“Татар авылы эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья яшьләр форумымы – нинди генә чара булмасын, иң зур делегация булып Башкортостаннан милләтәшләребез килә. Үзебез дә Башкортостанга сәфәр кылганда, чит җиргә барган кебек түгел, үзебезне өйгә кайткан кебек хис итәбез”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Туймазыда үз акчасына татар мәдәни үзәген төзегән Фәнил Гыйльметдин улы Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген күзәтеп баруларын әйтте. “Һәрдаим күрсәткән ярдәмегез, тыгыз элемтәдә торуыгыз өчен рәхмәт сезгә”, –  диде ул.

Очрашу ахырында Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат  Ибраһим кунакларга шигырь укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*