Туймазы татар дәүләт драма театрында Алексей Арбузов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аяусыз уеннар” спектакленең премьерасы узды.


…Мәскәүнең Тверь бульварында урнашкан иске генә бер йортның өч бүлмәле фатирында Кай атлы егерме яшьлек егет яши. Ул биредә ялгызы дип исәпләнә, тик фатирыннан кеше өзелгәне юк: егетнең дуслары, танышлары, кайчак бик үк таныш булмаганнары да килеп кенә тора.Көннәрдән бер көнне бирегә яшәр урын эзләп Неля исемле бер кыз килеп керә. Йортына сыендырган өчен егеткә рәхмәт йөзеннән кыз барысына да риза…
Бу спектакль безне якыннарыбызга гына түгел, юлыбызда, тормышыбызда очраган барлык кешеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакыра. Кайвакыт ялгыш адымыбыз, уйламый әйткән сүзебез икенчебезне һәлакәткә китерүе ихтимал.Премьера бик уңышлы узды. Спектакльнең беренче минутларында ук андагы вакыйгалар тамашачы игътибарын үзенә тарта, геройларның тирән кичерешләре көчле тәэсир итә. Театрыбызда тәүге рольләрен башкарган яшь актерларның талантлы уенын күрү аеручы куанычлы булды. Гөлназ Саттарова (Неля) һәм Айдар Хөснетдинов (Никита) шактый катлаулы сәхнә әсәрендә күләмле, аерым бер осталык таләп иткән рольләрне уңышлы башкарып чыкты.
Яңа спектакль озак еллар тамашачы күңелен баетуга хезмәт итәр, дип ышанабыз.
Гөлназ МУСИНА, театрның әдәби бүлеге мөдире.
Фото: Туймазы татар дәүләт драма театры сайтыннан