tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар
Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар

Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар

Туймәт мәчетендә авыл зиратында җирләнгән авылдашларның исемлеге алып барыла. Метрика китабының өченче томын башлаганнар. Анда 1830 – 1917 елларда туучылар, үлүчеләр, никахлар, аерылышулар исемлеге ике томга җыелган, алар 800 биткә тупланган. Мәгълүмат гарәп графикасыннан кирилицага күчерелгән. Бу эшне Айнур Кәримов оештыра. Әлеге чыганакларга нигезләнеп, әби-бабайлар хакында мәгълүматлар укып, шәҗәрәләр төзегәндә дә файдаланырга була.

Айнур Кәримов 2017 елда авыл зиратындагы барлык каберләрне барлап чыккан һәм 1909 елдан башлап биредә җирләнгәнәрнең исемлеген аерым туплаган, өченче томда шулар. Яңа җирләнгәннәр дә исемлеккә языла бара. Ул электрон формада алып барыла, ә китапка басма битләр өстәлә.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*