Фирая апа Миндубаева – һәр йортка Аллаһ сүзен җиткерә, туган-үлгәннәрне, сугышчыларны барлый, кыскасы, авылның тоткасы, халык тәрбиячесе, җитәкчесе.
-Фирая апа, авылдамы син?
-Зәйдә әле мин.
-Үләм икән.. .
Телефонның икенче башындагы ханымның әлеге сүзләре үзәк өзгеч булып ишетелде миңа.
-Каядыр чыгып китсәм, шулай борчыла башлый авылдашлар, – диде ул, минем гаҗәпләнүне күреп.
Уфтанулары юкка түгел, димәк, үз җирлегендә бик кирәк. Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында Фирая апа Миндубаева һәр йортка Аллаһ сүзен җиткерүче ак әби, дин тәрбиячесе ул. Абыстайлар шулай үз җирлегенә дога кыла, халыкны тәрбияли, туган-үлгәннәрне, сугышчыларны барлый, ил-көн тынычлыгын тели. Кыскасы, авылның тоткасы, халыкның таянычы, җитәкчесе.
Фирая апаның ике дистә ел элек гаиләсе белән Түбән Кама шәһәреннән Түбән Чаллыга күченеп кайтуы очраклы түгел. Биредә халык тырыш, эшчән, тыңлаучан, кеше фикеренә колак салучан. Фирая апа боларны күздә тотып, дәгъвәте, эш-гамәлләре, киеме, үзен тотышы, гадилеге, кешелекле булуы белән түбәнчаллылыларны дингә әйдәкли. Һәм тырышлыгы нәтиҗәле, сокланырлык.
Чоры шул, мәчет булмау сәбәпле, башта өйдән өйгә йөреп намаз укыйлар, гыйбадәт кылалар. Әнәс Хаҗи белән Фирая Хаҗия яшәгән йорт мәчет ролен үти, аның диварлары намаздан соң нур бөркелеп торучан.
Авылда әкренләп мәчет салына, халык намазга баса, Фирая апа җиксенмичә хатын-кызларга гарәп хәрефләрен таныта, Коръән теленә төшендерә. Бу гамәлләрне ул эчкерсезлек, ихласлык белән Аллаһы Тәгалә ризалыгын алу өчен эшли. Ә хәзер авыл халкы күпләп намазда, изге китапны кулланма итә, уразасын тота, хаҗ гамәле кыла. Түбәнчаллылыларның шулай бердәм, күндәм, диндар булулары янәшә-тирә авылларга өлге булып тора.
Кешеләрне үзенә җәлеп итә торган ниндидер сөйкемле сөяге бар Фирая апаның. Елмаеп торган йөзеннән, үзеннән илаһи җылылык бөркелеп тора. Куллары йомшак, сүзләре татлы. Әби белән үскәнгәдер, ихлас, иманлы, диндар. “Мөхәммәдия”, “Апанай” мәдрәсәләрендә укып, һәрдаим дини белемен арттыра. Шәкертләренә гыйлем алуның дәвамлы булуын тели, тәгълим-тәрбия эшләре алып бара.
Абыстайлар башлыча өшкерүгә осталар. Фирая апа да Коръән сүрәләре белән авыруларны физик һәм рухи яктан дәвалый. Аңа сихәт алырга кайлардан гына килмиләр. Питерда яшәүче кызым авариядән соң, Фираяга йөреп иренендәге төерне бетерде, ди танышым Рузалия Сөнгәтова. Ирен югалтудан көчле депрессиядә булган бер ханым өшкерүеннән дәва тапкан. Бәбигә уза алмаганнарга да догалары шифалы.
Кыскасы, нинди гозер белән килсәләр дә Фирая абыйстайның капкасы да йөзе дә ачык.
-Фираяның авылга кайтуы – Аллаһы Тәгаләнең бүләге ул, – диләр авылдашлары.
Шул рәвешле Фирая апа Түбән Чаллы кариясендә дин-исламга, халыкка хезмәт күрсәтә. Дин галиме, язучы, табиб Таҗетдин Ялчыгол да шушы төбәктә шактый ел ислам нуры чәчкән, кешеләрне дәвалаган. Фирая Миннәхмәт кызы да Аллаһының рәхмәте белән Ялчыгол хәзрәтләренең игелекле гамәлләрен дәвам итә.
Рәзимә Кашапова