Түбән Чыршылы авыл китапханәсе гөрләп, план буенча эш итә дип әйтер идем мин. Шәхсән үзем даими укучы буларак, китапханәче Рәисә Сафинаның эшен дөрес оештыруын, кызыклы чаралар уздыруын, мәктәп укучылары гына түгел, әле лаеклы ялда булучы абый-апалар белән дә төрле кызыклы чаралар уздыруын искәртеп, “үз эшенең остасы” дип әйтер идем. Китапханә якты, нурлы, китаплар тәртип белән үз урыннарын алган, язучыларның иҗаты буенча китап күргәзмәләре куелган.
Күптән түгел Түбән Чыршылы авыл китапханәсендә күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган “Язучы һәм заман” дип аталган китап укучылар конференциясе булды. Бу чарага лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, мәктәп укытучылары һәм авылдашлар чакырылган иде. Әдипнең иҗаты белән алдан танышып, әсәрләрен укып, әзерләнеп, фикер алышуга җыелдык. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Күпкырлы шәхес, оста язучы, күпне күргән кеше, өч ул үстергән әти икәнен искәртте.
Кичәне үткәрергә тәкъдим итүче Резидә Файрушина язучы турында матур фикерләр әйтеп, үзе укыган “Җомга көн кич белән” әсәренә тукталды. Калган катнашучылар да үзләре укыган әсәрләр турында фикерләрен белдерделәр, язучының яшәеш өчен кирәкле булган цитаталарын укып күрсәттеләр. Укылган әсәрләрнең темасы, проблемасы, кызыл сызык белән әсәрдәге әйтеләсе фикер яңгырады. Кыскасы, әзерлек чорында, китап укучылар язучы геройлары тормышы белән яшәдек. Аның эзе калган, ул яшәгән җирләрдә уйларыбыз белән без дә йөрдек, йөрәк аша аның кичерешен без дә кичердек.
Фәния ханым Вильданова әлеге әсәрне укып чыккан һәм конференциядә үз фикерен авыл яшәсен иде, авыл дип тәмамлады. Менә бу тема бүген дә актуаль. Аяз Гыйләҗев – әсәрләрендә сугышның афәтен, тылдагы халыкның михнәтен, тормыш бөтенлеген, күңел саранлыгын, кешенең сафлыгын, туганлыкның олылыгын күрсәтә белүче сүз остасы. Әсәрләр белән таныштырганда, үзләренең тормышларыннан мисаллар китерде катнашучылар, әти-әниләренең язмышларын искә төшергәндә күзләр яшьләнде. Һәр китап, һәр әсәр укып туймаслык, алып укырга гына, кулга алсаң, укып бетерми куя алмыйсың, үз эченә җәлеп итә.
Бу көнне авыл китапханәсендә ут озак сүнмәде. Һәр килгән китап укучы үз фикере белән уртаклашты.
Чыганак: zamansulyshy.ru