tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

2025 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск районының Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш елларында укытучылар һәм мәктәп» темасына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә мәртәбәле, дәрәҗәле кунаклар, хакимият, мәгариф идарәсе вәкилләре, ана теле , тарих укытучылары, китапханәчеләр, шулай ук укучылар катнашты.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, РФнең атказанган фән эшлеклесе Индус Ризак улы Таһиров, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор, “Европа – Азия” Россия гуманитар фәннәр академиясе, ЮНЕСКО Халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Ризак улы Таһиров, шулай ук аларның уллары, оныклары, Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы, Мәгариф идарәсе башлыгы Санатуллин Вагыйз Сәмиулла улы, Әлмәт районы Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Җиһаншина Сиринә Мәкъсүт кызы, шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгүзасы, Ш.Бикчурин исмендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Шәмсуаров Таһир Ярулла улы, “Чишмә” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, композитор, җырчы, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Кәбирова Гөләндәм Зәки кызы, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Замалеева Гөлия Нәбиулла кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, туган якны өйрәнүче, филолог, педагог – Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы катнашты.

Ирек Илдус улы үзенең чыгышында әлеге чараның мөһимлеген, татар теле, аның бүгенгесе, киләчәге, милләт язмышы турында ассызыклап үтте.
Конференция кысаларында тантаналы рәвештә сугыш елларында мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы һәм авылның партия оешмасы җитәкчесе Әминә Каюм кызына багышланган истәлек тактасы ачылды. Индус һәм Энгель Таһировлар әниләре Әминә Каюм кызына багышланган мемориаль такта ачылуның аның балалары һәм киләчәк буыннары өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Алар өчен бу хәтер билгесе генә түгел-әниләренең казанышларын, аның фидакарь хезмәтен һәм авыр сугыш елларында мәктәп һәм авыл тормышындагы ролен тантаналы рәвештә тану. Мемориаль тактаны ачу тантанасыннан соң чакырылган кунаклар истәлеккә агач утыртуда катнаштылар.

Конференция тарихи хәтерне саклау, укытучының абруен, дәрәҗәсен күтәрү һәм яшьләрне танылган шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.

Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова Ләйсән

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*