Махсус хәрби операция башланганнан бирле Менделеев ур., 26 йорт адресы буенча яшәүче Түбән Кама халкы 550 мең сум акча җыйган. Бу акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр сатып алынган. Һәр ай саен биредәге активистлар, якынча 30 кеше булдыра алганча ярдәм итә. Соңгы тапкыр 30 мең сум җыелган, аңа 430нчы полкның хәрби госпитале өчен медикаментлар сатып алганнар.
«Стериль бинтлар, шприцлар һәм системалар, табиблар өчен перчаткалар, стериль салфеткалар», — дип сөйләде йорт буенча җитәкче Фәридә Нигъмәтҗанова.
Чираттагы ярдәм партиясенә шулай ук одеяллар, чүпрәкләр, урын-җир кирәк-яраклары, пеленкалар, футболкалар керде. Боларның барысын да Фәридә Нигъмәтҗанова Химиклар проспекты, 72б йорт адресы буенча җыю пунктына алып килде.
Активистка сөйләгәнчә, күршеләр хәйрия эшенә киң масштаблы хәрби хәрәкәтләрнең беренче көннәреннән үк кушылган. «Бервакыт штурмовиклар өчен инструментлар, балталар, көрәкләр, шуруповертлар җыйдык. Шулай итеп, тиздән хәйриячелек белән шөгыльләнгәнгә 3 ел була», — дип аңлатты ул.
Фәридә Нигъмәтҗанова йортында акча ай саен җыела. Битараф булмаган халык фронт өчен кирәкле әйберләрне сатып ала, гомуми фондка зур булмаган, әмма даими түләүләр ясый.
Чыганак: tatar-inform.tatar