tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды
Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23нче июньнән 11нче июльгә кадәр балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары узды. “Туган як” профильле сменасы кысаларында “Заря” лагеренда 155 бала ял итте, алар саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алды. Мөгаллимнәр балаларга татар халкының олуг шәхесләре, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук туган якның бай тарихы һәм табигате турында сөйләде. “Туган як” сменасы программасы балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә нигезләнгән иде.

Чүпрәле мөхтәсибәтендә 1-10нчы июль көннәрендә Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары узды. “Мәрҗән” балаларга дини тәрбия бирү үзәгендә үсеп килүче буын ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, шулай ук мөгаллимәләр Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова һәм Наимә Ханбикова җитәкчелегендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде. Теоретик дәресләрдән тыш, катнашучылар өчен төрле оешмаларга һәм район паркларына экскурсияләр оештырылды.

“Мәрҗән” үзәге 2018нче елдан бирле эшли, һәм анда йөрергә теләүче балалар саны елдан-ел арта бара.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*