Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасста хәрбиләр һәм балалар өчен игелекле эштә катнашты. Алексей Кокурин җитәкчелегендәге “Путешествие в прошлое” агентлыгы оештырган акция кысаларында хәрбиләргә электр генераторлары, окоплар өчен пленка, шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле материаллар тапшырылды, ә балалар Татарстан волонтерларыннан урта гасырлар тематикасы, гарәп каллиграфиясе, аквасәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге алды.
Астролябия буенча мастер-классны Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат сәркатибе Фәнис Кадыйров үткәрде. Урта гасыр киемендә ул балаларга вакытны исәпләү буенча борынгы әсбап – астролябия турында сөйләде.
Шул рәвешчә, өч көн дәвамында Шахтерск шәһәренең Мәдәният сараенда (Донецк Халык Республикасы) балалар иҗади кешеләр белән аралашты, үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыра алды.
Чыганак: dumrt.ru