tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама мөхтәсибәтендә балалар мавыктыргыч квестта катнашты
Түбән Кама мөхтәсибәтендә балалар мавыктыргыч квестта катнашты

Түбән Кама мөхтәсибәтендә балалар мавыктыргыч квестта катнашты

Түбән Кама мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта “Ак каен” мәчете төзелеше бара. Төзелеш эшләре тәмамланмаган булуга да карамастан, әлеге мәхәллә күптән тулы канлы тормыш белән яши. Җәйге каникуллар вакытында биредә балалар өчен күптән түгел генә “Хәйретдин Барбаросса хәзинәсе” дип аталган мавыктыргыч сәяхәт-квест оештырылды. Анда төрле яшьтәге 27 бала катнашты. Җитәкчеләре Хәмидә Нәҗметдинова ярдәме белән балалар бергәләп кызыклы биремнәр үтәде, “иске” карта кисәкләре буенча юлны дәвам итеп, мөселман цивилизациясенең атаклы галимнәре турында сөйләүчедән мәгълүмат алып алга таба хәрәкәт иттеләр.

Квест барышында күренекле шәхесләрнең исемнәре яңгырады: беренче очыш ясаган Әбү Фирнас, танылган картограф һәм географ Мөхәммәт Әл-Идриси, шулай ук танылган табиб Әбүгалисина. Аеруча уенның төп герое Хәйретдин Барбаросса игътибарны җәлеп итте, әлеге рольне Айрат Нәбиуллин башкарды. Тырышып хезмәт куйган өчен, Барбаросса “хәзинәләр” яшеренгән урынны табып бирде һәм катнашучылар тәм-томнар һәм борынгы китаплар тутырылган сандык белән бүләкләнде.

Төрле маҗаралар, тарихи сәхифәләр, саф һавада төшке аш ашау һәм куелган бурычларны уңышлы үтәү балаларга да, өлкәннәргә дә файдалы ял итү мөмкинлеге бирде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*