Җөмәдәл-ахыр аеның 25нче көнендә (26нчы декабрьдә), Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, шулай ук район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Барлык катнашучыларны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде һәм мәчетләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйнавын ассызыклап узды. Әлеге чарада шулай ук Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов катнашты һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Колмакчы авылында мәчет 1993нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була. Быел әлеге авылда туып үскән Марат Гобәев зур ремонт эшләрен башкарырга алына. Ул дуслары һәм җирле халык белән бергә мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый.
Шактый зур эшләр башкара: лыштырыла һәм җылытыла, җылыту батареяләре алыштырыла, имам бүлмәсе, уку сыйныфы һәм ифтар залы җиһазландырыла, шулай ук уңайлы гардероб булдырыла. Төп гыйбадәт залына – икенче катка узучы баскыч яңартыла.
Кунаклар, имамнар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты һәм тантаналы ачылыштан соң ук өйлә намазында катнашты.
Мәчеттә шулай ук Түбән Кама районы имамнары җыелышы узды, анда 2024нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 24 мәчет эшли.
Чыганак: dumrt.ru