Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылы мәчетен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. 8нче декабрьдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин әлеге матур һәм уңайлы мәчеттә булды. Авыл халкы белән бергә өйлә намазы укылды.
Рәсми ачылыш 26нчы декабрь көненә билгеләнгән. Түбән Кама мөхтәсибәтендә мәхәлләләр эшчәнлеге өчен җаваплы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов Колмакчы авылы имамы Зәйнәтулла хәзрәт Гатауллинның бу мәчетне төзекләндерүдә күп көч куйганын билгеләп үтте. Түбән Кама районы читендә урнашкан Колмакчы авылы актив тормыш белән яши һәм башка мәхәлләләр белән тыгыз элемтәдә тора.
Фото: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.
Чыганак: dumrt