tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә
Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә

Барча кешеләр берләшеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм кулы сузганда, аларга көчләреннән килгәнчә булышканда, Югары Чаллы авылы халкы да бу эштән читтә калмый. Ике ел ярым дәвамында берничә тапкыр авыл халкыннан гуманитар ярдәм җыеп озатылды, окоп шәмнәре ясап жибәрдек.

Апрель аеннан маскировка челтәрләре үрә башладык. Дистәдән артык челтәр үреп, Запорожье, Донецк якларында хезмәт итүче егетләребезгә жибәрдек.

Хәзерге вакытта 25 нче дивизия егетләре өчен маскировка челтәрләре үрәбез. Бу эшне оештыручылар — авылдашларыбыз Гөлнур Зыятдинова, Флүсә апа Садыйкова.

Авыл халкы ярдәме белән материалларга акча жыела. Атнага ике-өч тапкыр кызлар, апалар жыелышып челтәрләр үрәләр. Хәтта 85 яшьлек Миңнурый апа Гыйльметдинова да килеп, челтәр үрүдә үз өлешен кертте. 70 яшен тутырып килүче Изалия апа Хәйруллина белән Фәния апа Сафиуллина бу эшләрдә бик активлык күрсәтәләр — һәрвакыт киләләр, аларны яшьләргә үрнәк итеп куярлык.

Менә шулай яше-карты бергә, бердәм булганда гына без жиңүгә ирешә алабыз. Һәм авылдашларыбызның моңа үз өлешләрен кертүләре барыбыз өчен зур горурлык.

Сәрия Абдуллина. Югары Чаллы авылы
Фотоларда: Югары Чаллы авылы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрә.

Чыганак: nkamsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*