tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәренең 28нче мәктәбендә Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде
Түбән Кама шәһәренең 28нче мәктәбендә Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Түбән Кама шәһәренең 28нче мәктәбендә Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Түбән Кама шәһәренең 28 нче мәктәбендә татар әдәбияты күгендә балкып янучы язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш,  Илдар Юзеев исемендәге премияләре лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Мөслим районының һәм Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чарада 26 нчы, 27 нче, 28 нче, 34 нче мәктәп укучылары катнашты. Факил Сафин укучыларны тормыш юлы белән таныштырды, ялкынлы шигырьләрен укыды. Чара  матур биюләр, җырлар, шигырьләр, курай моңнары белән үрелеп барды. Алып баручылар сораулар ярдәмендә укучыларның белемнәрен дә тикшереп алдылар. Әдәби кичә барысының да күңеленә хуш килде.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*