Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова Казан театр училищесында курс җыя.
«Мин Түбән Кама һәм Минзәлә театрлары өчен актерлар укытачакмын. Безнең 10 бюджет урыны бар», – диде Лилия Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Лилия Әхмәтова үзе белән эшләргә педагог итеп Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗановны чакырган.
Казан театр училищесы сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү комиссиясе 2 июньнән эшли башлый.
Чыганак: tatar-inform