Түбән Кама шәһәрендә 2017 ел дәвамында «Сүздән энҗеләр тезеп…» дип исемләнгән проект буенча Халыклар дуслыгы йортында, 15, 26, 7 нче санлы мәктәпләрдә эчтәлекле очрашулар оештырылды. Очрашулар быел да дәвам итә. 26 гыйнварда 33 нче санлы мәктәптә «Туган телне – каләм саклый» дип исемләнгән чара уздырылды. Анда шулай ук башка мәктәпләрдә белем алучы укучылар да катнашты.

Әдәби-музыкаль чараның «Сүз эчендә энҗе-мәрҗән бар!» дип исемләнгән беренче бүлегендә балаларның сүз байлыгын арттыру, туган телдә аралашуларын камилләштерү йөзеннән төрледән-төрле зиһен күнегүләре, мавыктыргыч биремнәр, мәкаль, табышмаклар кулланып, аларның саф татар телендә җавап бирүләренә ирешү максаты куелган иде. Әлеге кызыклы һәм файдалы бәйгедә барлык балалар да бик актив катнашты. Җиңүчеләргә бүләккә татарча китаплар, «Мәйдан», «Казан утлары», «Идел» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы булды.

Туган тел бәйрәме балаларның да, олыларның да күңеленә хуш килде, һәрбер катнашучы рухи азык, байлык туплады.
http://www.sptatar.ru