tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада 4нче «Каз өмәсе» этнофестивале узачак: Үзенчәлекле авыл һәм хедлайнерлар
Түбән Камада 4нче «Каз өмәсе» этнофестивале узачак: Үзенчәлекле авыл һәм хедлайнерлар

Түбән Камада 4нче «Каз өмәсе» этнофестивале узачак: Үзенчәлекле авыл һәм хедлайнерлар

Вице-мэр «Каз өмәсе»нең икътисади йогынтысын әйтте

«Каз өмәсе» этнофестивале Түбән Каманың Колмакчы авылында 10.00 сәгатьтә башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

«Түбән Кама ягын күпчелек халык сәнәгать тармагыннан белсә дә, монда этномәдәни үзенчәлекләрне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Быел Түбән Кама районы оештырылуга 60 ел тулды. Бездә 15 авыр җирлеге, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә бар. Безнең яклар һәрвакыт күпмилләтле булды. Каз өмәсе – борынгыдан килгән традиция. Бүгенге көндә ул гореф-гадәтләребезне саклау ягыннан да, икътисади яктан да әһәмиятле булып кала», – дип белдерде Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина.

«Каз өмәсе» фестивален Түбән Каманың «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Жемчужина НК / Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы, үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм җирлектән чыккан меценатлар оештыруы билгеле. Оештыручылар, бу чара авылдан чыккан якташларның очрашуына да әвереләчәк, дип әйтә.

«Гомумән, Түбән Кама төрледән-төрле фестивальләрне еш кына оештырып тора. «Каз өмәсе» фестивале биредә 4нче мәртәбә үтә һәм ул республикакүләм масштабка чыкты. Каз өмәсе – халыкның мәдәни мирасын популярлаштырган гореф-гадәт», – диде Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.

Шулай ук Мифтахова, «Каз өмәсе» республиканың этнофестивальләр картасына кертеләчәген дә ассызыклады.

  • Колмакчы авылы – Түбән Кама районында 1680 елдан бирле билгеле булган һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары чигендә урнашкан. Авыл халкы составы буенча күпмилләтле. Анда татарлар, керәшеннәр, руслар һәм чувашлар яши. Авылда дустанә атмосфера, үзара ярдәмләшү, кунакчыллык, толерант мөнәсәбәт, бер командада эшли белү авыл халкының аермалы сыйфатлары булып тора, диләр.

Гөлназ Арсланова: Хейдланерларыбыз – татар милләте данын күтәрүче Татарстанның халык артистлары

Матбугат конференциясе барышында шулай ук бәйрәмнең хедлайнерларын да атадылар. Аларны фестивальне оештыручы, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Арсланова санап чыкты.

«Төп сәхнә үз эшен 13.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк. Прологны Түбән Каманың данлыклы «Нардуган» һәм җыр ансамбле әзерли. Театральләштерелгән күренеш каз өмәсенә багышланачак. Аннары бүгенге көндә шушы авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә һәр елдагыча каз бүләк ителәчәк. Хейдланерларыбыз – татар милләте данын күтәрүче Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов һәм Җәвит Шакиров булачак. Алар безнең этнофестивальнең мәртәбәле кунаклары, сәхнәбезнең бизәкләре», – дип сөйләде ул.

Шулай ук ул бәйрәмдә Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар чыгыш ясаячагын әйтеп узды.

Оештыручылар билгеләвенчә, фестиваль кысаларында гына түгел, ә болай да каз өмәсе оештыручылар күп. Колмакчыда ел саен 150ләп каз үстерүләре хакында әйттеләр.

  • «Каз өмәсе» этнофесты барышында 15 иҗади локация эше оештырылачак. Фестивальнең нигезенә традицион рәвештә көз азагында уза торган «Каз өмәсе» татар бәйрәме традицияләре һәм йолалары керәчәк.

Яу кырындагы хәрбиләрнең гаиләләренә каз таратачаклар

«Каз өмәсе» фестивале вакытында махсус хәрби операциядәге ватандашларның гаиләләренә дә игътибар бүленәчәк һәм хөрмәт күрсәтеләчәк.

«Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәхмәт белдерү йөзеннән аларның гаиләләренә рәхмәт белдерү – традициягә әверелгән блок. «Каз өмәсе» этнофестивале кысаларында бу үзгә бер традиция сулышын алды. Быел Россия Федерациясе Президенты указы белән барган Ватанны саклаучы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее елында аеруча бу күренеш мөһим», – дип сөйләп үтте вице-мэр.

Гөлназ Арсланова, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә һәр елдагыча каз биреләчәген дә өстәде.

Киләсе елга фестивальгә биш ел була

Түбән Камада узучы «Каз өмәсе» этнофестивален оештыра башлауга киләсе елда биш ел булачагын Гөлназ Арсланова хәбәр итте.

«Безнең теләк – фестивальнең озын гомерле булуы. Колмакчы авылы халкы аны рәхәтләнеп, чын күңелдән үзе теләп үткәрә. Әлеге фестиваль турында әйткәндә, бу авыл халкының күзләре балкып тора. Минем уйлавымча, алар киләчәктә дә тукталып калмас. Шәһәр хакимияте, җитәкчеләр дә һәрьяклап безнең бу этнофестивальне күтәргәндә, ярдәм итеп торганда, һичшиксез дәвам итәргә кирәк, дигән фикердәмен. Без киләсе елда Түбән Камадагы «Каз өмәсе» фестиваленең биш еллык кечкенә юбилеен билгеләргә җыенабыз. Һәм бүгенге көндә бу җәһәттән ил һәм республика күләмендә дә теләкләр, идеяләребез бар», – дип белдерде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*